Логотип
Хәбәрләр

«Алтын хәрефләр»

Тиздән Казанда заманча технологияләр кулланып төшерелгән беренче татар сериалы тәкъдим ителәчәк

Казанда татар театрының 120 еллыгы уңаеннан «Алтын хәрефләр» дигән мини-сериалны төшерү тәмамлануы хакында хәбәр ителде. Проектның режиссеры Андрей Лысяков сүзләренчә, кино барлыкка китерүдә хромакей һәм ясалма интеллект технологияләре кулланылган. Мондый проект барлыгы хакында күптән түгел – Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның Яңа Кырлайда мәдәният, сәнгать әһелләре белән очрашуында игълан ителде. «Алтын хәрефләр» – 15 минутлык 4 эпизодтан гыйбарәт. Сериалда XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы театр әһелләре: Ильяс Кудашев-Ашказарский, Сәхипҗамал Гыйзәтуллина-Волжская, Габдулла Тукай, Габдулла Кариев, Галиәсгар Камалны күрергә була. Төп рольләрне Камал театрының яшь артистлары Самат Хәбиров (Кариев), Зөфәр Нуретдинов (Тукай), Илүсә Камалиева (Гыйззәтуллина-Волжская) башкара. Диалоглар һәр артист өчен аерым язылган. Проектның продюсеры Фәнис Җиһанша әйтүенчә, театр тарихы күренешләрен төшергәндә консультант итеп театр белгече Айгөл Габәши фикерләре исәпкә алынган. Сериал рус теленә дә тәрҗемә ителгән.

Яңа технологияләр кулланып төшерелгән сериалны 20 май көнне “Мир” кинотеатрында күреп булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021