Ана капиталы программасының вакыты чикләнмәгән булырга мөмкин
РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында ана капиталы программасын вакыты чикләнмәгән итәргә тәкъдим иттеләр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ведомство башлыгының беренче урынбасары Алексей Вовченког...
РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында ана капиталы программасын вакыты чикләнмәгән итәргә тәкъдим иттеләр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ведомство башлыгының беренче урынбасары Алексей Вовченкога сылтама белән хәбәр итә.
«Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәрвакыт шушы идеяне алга сөрде, без ана капиталы вакыты чикләнмәгән ниндидер чара булырга тиеш дигән инициативалар белән чыктык», - диде Вовченко.
Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко ана капиталы программасы ким дигәндә 2025 елга кадәр озайтылыр дип өметләнә.
- Программа 2007 елдан бирле гамәлдә һәм ул 2021 елга кадәр исәпләнгән, россиялеләрнең күпчелеге аны озайту ягында. Ана капиталының күләме 452 мең сум тәшкил итә. Әлеге акчалар икенче һәм аннан соң туган балалар өчен бирелә.
Бу хакта тулырак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк