Артист булырга хыялланасыңмы? - Кастингка кил!
Зур сәхнәләрдә чыгыш ясарга кем генә хыялланмады икән? Шулай да, тормыш һәркемне үз сукмагына юнәлтә, күпләрнең сәнгатькә тартылуы бары тик хыялда гына кала... Моңаерга ашыкма, дустым – Россиядә Театр...
Зур сәхнәләрдә чыгыш ясарга кем генә хыялланмады икән? Шулай да, тормыш һәркемне үз сукмагына юнәлтә, күпләрнең сәнгатькә тартылуы бары тик хыялда гына кала... Моңаерга ашыкма, дустым – Россиядә Театр елында яңа сәхнә йолдызлары яначак!
Шул уңайдан Россия театрлары өр-яңа «Халык театры» дип исемләнгән бәйге игълан итте. Казанда һәм Россиянең тагын 7 шәһәрендә профессиональ булмаган актёрлар арасында зур кастинг үткәрелә. Һәр катнашучының Зур сәхнәдә үзен сынап карау мөмкинлеге бар! Конкурсның җиңүчесе илебезнең алдынгы театрларында профессиональ артистлар белән берлектә чыгыш ясаячак!
Казан катнашучылары исә, республикабызның йөзек кашы булган Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры куячак спектакльдә катнашу өчен көч сынашачак.
Син дә үзеңне сынап кара. Бүген – кастингның икенче көне. Катнашу өчен профессиональ белем түгел, бары тик театрга мәхәббәт булу кирәк.
Үткәрелү урыны: «Актёрлар йорты» (Щапова ур., 37 йорт)
Вакыты: 15.00.
Рәхим ит!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк