Логотип
Хәбәрләр

«Артист сүзе» сәхифәсе

“Иң беренче ролем клоун иде”

Сәйдәш Шәрәпов: Бу турыда кайдадыр әйткән идем дә бугай инде. Иң беренче ролем балалар бакчасында булды, клоунны уйнадым. Минем өчен, күңелем өчен ниндидер травма булмады инде ул. Әни генә “Чын клоун син, чын клоун!”, - дип әйтә иде. Ул да кимсетәм дип түгел, ә яхшы уйнавымны мактап әйткән инде. Менә хәзер чыннан да клоун ролен уйный башлагач (“Вакансия для старого клоуна” спектаклендә Сәйдәш Никколо исемле клоунны уйный – авт.) әни “Клоун буласың дип әйткән идем бит мин сиңа”, - дип шаярта. Менә шулай, әнинең әле мин балачакта ук әйткән сүзләре фәрештәләрнең “амин” дигән сәгатенә туры килгән, күрәсең. 

Фото – артистның шәхси архивы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021