Логотип
Хәбәрләр

«Артист сүзе» сәхифәсе

“Халык җырчы белән үсәргә тиеш!”

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марат Яхъяев:

«Чын җырчыда иң беренче чиратта талант, Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән тавыш булырга тиеш. Музыкаль талантың булмаса, матур тавыш белән генә кешеләрне сокландыра алмыйсың. Минем практикада андый җырчылар очрады... Башта тавышына шаккатып тыңлыйсың, ләкин аннары аңлашыла – моның эчендә бушлык бит, аңлап җырламый. Биргән белемне дә кабул итми. Үзебезнең җыр өлкәсен алсак, иң бөек җырчыларыбыз – Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Рәшит Ваһапов, Фәхри Насретдинов – алар тирән белем алган кешеләр, консерватория тәмамлаганнар. Бигичев дөньякүләм билгеле опералардан гаять авыр партияләрне менә дигән итеп җырлый. Ә аннары “Керим әле урманнарга”ны җырлап моңлана. Хәзер башкача. Күпләрнең атказанган исемнәре дә бар, ләкин алар үзләренең шул кечкенә генә диапазоннары белән җырлана торган тар юнәлештә башкарудан ары китә алмый. Мин алардан хәтта “Менә шушы арияне җырлап кара” дип сорап та тормас идем... Бездә халык аларны кабул итә. Имеш, халыкча җырлый, имеш, халыкка якын. Халык җырчы белән үсәргә тиеш! Шулай итеп халкының зәвыгы арта. Шырдый-бырдый җырлап кына халыкны үстереп булмый». 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021