Логотип
Хәбәрләр

«Артист сүзе» сәхифәсе

- Быел татар театрына – 120 ел. Шуның 50 елдан артыгы Шәйхетдиновлар династиясе белән бәйле. Киләчәк турында еш уйланасызмы?

Татарстанның атказанган артисткасы Миләүшә Шәйхетдинова:

Яңа бинага күчкәч тә, яшь артистлар белән аралашкач та уйланасың. Безнең остазларыбыз бер үк. Яшьләрнең тырышлыгын, театрны яратуларын күрәм. Әлбәттә, алар икенче төрле, үзгә, чөнки дөнья, тормыш үзгәрә. Ул шулай булырга тиеш тә. Киләчәктә дә театр – ул чын хисләр, тере эмоцияләр алу урыны булсын иде. Әгәр дә ул сине җәлеп итә, күңелеңә тия икән – бу чын сәнгать. Аны видео да, экраннар да, көчле музыка да алмаштыра алмый. Бер кеше кап-кара сәхнәгә чыгып та сине тетрәндерергә мөмкин. Татар театрының үз теле, авторлары, музыкасы саклансын. Киләчәккә ниндидер яңа әйберләр өстәлгән вакытта да тамырлар онытылмаска тиеш. Музей булып калмасын иде ул.

Әңгәмәдәш – Раил Садретдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021