Һава торышы начарлану сәбәпле, юлларда автобус һәм йөк машиналары хәрәкәте чикләнде
Шәһәрара автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәте 5 гыйнварда 17.00 сәгатьтән чикләнә. Һава торышы начарлау сәбәпле, Татарстан юлларында автобус һәм йөк машиналары хәрәкәте чикләнде. Бу хакта республик...
Шәһәрара автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәте 5 гыйнварда 17.00 сәгатьтән чикләнә.
Һава торышы начарлау сәбәпле, Татарстан юлларында автобус һәм йөк машиналары хәрәкәте чикләнде. Бу хакта республика дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Бүген кич 17.00 сәгатьтән шәһәрара автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәте чикләнә.
Татарстан Юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе синоптикларга сылтама белән көчле кар, күз күреме начар, юлларда кар көртләре булуын, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитүе мөмкин икәнлеген искәртә.
«Республика дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә чыкмаска, юлларда бик сак булырга һәм юл-транспорт кагыйдәләрен сакларга киңәш итә», ‒ диелгән хәбәрдә.
Куркынычсыз хәрәкәт тизлеген, хәтта рөхсәт ителгәннән дә түбәнне сайларга кирәк. Куркыныч тудыручы маневрлар ясамаска – каршы як хәрәкәт юлына чыкмаска, куркынычсызлык каешын эләктерергә, балаларны кагыйдәләр буенча йөртергә кирәклеге искәртелә.
Чыганак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк