Авылда яшәп, бала табучы хатыннарга 50 һәм 100 мең сум күләмендә акча биреләчәк
(Казан, 13 февраль, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанда яшәүче авыл хатын-кызлары өчен өстәмә түләүләр кертелә. Авылда өч ел яшәп, беренче һәм өченче баласын тапкан хатыннар республиканың яң...
(Казан, 13 февраль, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанда яшәүче авыл хатын-кызлары өчен өстәмә түләүләр кертелә. Авылда өч ел яшәп, беренче һәм өченче баласын тапкан хатыннар республиканың яңа төр өстәмә түләвенә ия була. Бу хакта бүген Социаль яклау министры Эльмира Зарипова Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.
Карарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 9 февраль көнне имзалаган.
"Авылда яшәп, беренче баласын 25 яшькәчә тапкан хатын-кызлар - 50, өченче баласын 28 яшькәчә тудырган әниләр 100 мең сум өстәмә түләүгә дәгъва кыла ала. Ике очракта да төп шарт булып, хатын-кызның авылда өч ел яшәве тора", - диде министр.
Әлеге категориягә караган хатын-кызлар, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан булса, социаль яклау бүлекчәләренә 6 ай дәвамында мөрәҗәгать итә ала. Гариза 10 көн эчендә карала.
"Бүген шәһәрдә 28-29 яшьтә беренче бала табалар. Бу - бик соң. Икенче баласын кайчан таба соң ул? Безнең әниләр беренче баланы 23 яшьтә тудырса да, соңга калган саналган. Әбиләр турында әйтмим дә инде", - диде Эльмира Зарипова.
Министр сүзләренчә, алда әйтелгән категорияләргә туры килеп, авыл җирендә узган ел беренче баласын - 2020, өченче баласын 400гә якын әни тапкан.
"Шушы саннарга карап, яңа төр түләүләргә ничә кеше дәгъва кыласын белеп була", - дип искәртте ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк