Аяк-куллар һәм тәннең башка өлешләре ни өчен корый?
Тире коруның төп сәбәбе – дым бетү. Бу төрле сәбәпләр аркасында килеп чыгарга мөмкин.Эпидермисның өске катламын организмны саклаучы кирпеч стена белән чагыштырырга була. Әйтик корнеоцитлар, ягъни суын...
Тире коруның төп сәбәбе – дым бетү. Бу төрле сәбәпләр аркасында килеп чыгарга мөмкин.
Эпидермисның өске катламын организмны саклаучы кирпеч стена белән чагыштырырга була. Әйтик корнеоцитлар, ягъни суын югалткан һәм үле күзәнәкләр кирпеч ролен үти. Ә күзәнәкләр арасындагы липидлар (майлар), аминокислота, шикәр, сөт кислотасы, сидекчә һәм тире мае катнашмаларын – «цемент» дип карарга була.
Әгәр «цемент» ингредиентлары арасындагы бәйләнеш үзгәрсә, алар үзлекләрен югалта. Дым тизрәк бетә, үлгән тире күзәнәкләре арта һәм алар тире өслегеннән тизрәк коела. Шуннан тире купшаклый башлый.
Моңа тышкы һәм эчке факторлар йогынты ясый.
- Сез еш юынасыз. Ванна, мунча, саунада бик еш буласыз. Кайнар су тиренең табигый маен юып төшерә һәм гидролипид балансын боза.
- Хлорлы сулы бассейнда йөзәсез.
- Күптән түгел өшегәнсез. Салкын температура һәм шул сәбәпле һаваның коры булуы тиредәге дымны бетерә.
- Юынганннан соң тирегә мөстәкыйль кибәргә ирек бирәсез, бигрәк тә җилле вакытта. Кулларны юу липид барьерын боза, ә җил дым бетүне көчәйтә. Шуңа күрә җилдә ашалган тире бик еш купшаклый.
- Кояшта «янгансыз». Ультрофиолет мөгезкатлаудагы бәйләнешләрне боза. Шуңа күрә тире купшаклый башлый. Тулырак интертатта
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
Комментарий юк