Аяз Гыйләҗевның Төркиядә өч әсәре нәшер ителәчәк
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Быел Аяз Гыйләҗевның өч әсәре төрек телендә дөнья күрәчәк.Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә язучы,тәрҗемәче Фатих Кутлу хәбә...
(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Быел Аяз Гыйләҗевның өч әсәре төрек телендә дөнья күрәчәк.Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә язучы,тәрҗемәче Фатих Кутлу хәбәр итте.
“Аяз абый Гыйләҗевның 80 еллыгына “Өч аршин җир”не тәрҗемә иткән идем, – ди Фатих Кутлу. – Хәтерләсәгез, Төркиядә нәшер ителде. 85 еллыгына “Җомга көн кич белән...” әсәрен эшләдем. Ә менә 90 еллыгына “Яра” повесте һәм “Язгы кәрваннар”ның тәрҗемәләре әзер. Шушы көннәрдә генә “Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят” әсәрләрен төгәлләп киләм. Бу өч әсәр быел Төркиядә дөнья күрер дип ышанам. Олуг юбилей уңаеннан Аяз Гыйләҗевның “Өч аршин җир” әсәре кабаттан төрек телендә нәшер ителәчәк. Хәтерем ялгышмаса, язучының әлеге әсәре төрек телендә алтынчы мәртәбә нәшер ителә инде. Төрек укучылары Гыйләҗевның әсәрләрен көтеп ала. Төрек әдәбиятында үз урынын алсын өчен язучының берничә әсәрен генә җитми. Фәнни яктан өйрәнер өчен шактый иҗатын танытырга кирәк. Бу юнәлештә рәхәтләнеп эшемне дәвам итәм. Аяз абыйның әсәрләрен тәрҗемә иткән саен, аның бөеклегенә инана барам. Ул зур шәхес, талантлы язучы. Әсәрләрендә образларның үстерелүе, вакыйгалар бәйләнеше нык уйланып, төгәл эшләнгән. Ул аларны кат-кат эшкәртеп кенә укучыларына тәкъдим иткән. Аяз абый әсәрләрендә хисләр мәңгелек. Шуңа да бу хисләр дөнья халыкларына да якын. Алга таба 100 еллыгын тагы да зуррак итеп уздырырга насыйп булсын”.
Исегезгә төшереп узабыз, бүген Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк