Айдар Галимов кечкенә оныгын күрсәтте
Кичә Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Айдар Галимов кечкенә оныгын күрсәтте. Күпләр җырчының оныгын аңа охшаттылар.
Кичә Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Айдар Галимов кечкенә оныгын күрсәтте. Күпләр җырчының оныгын аңа охшаттылар.
«Бу оныгың бигрәк тә узеңә ошаган инде, дип әйттеләр бер көнне. Эй шатландым!
⠀
Еш кына каршы булып куям, кечкенә балаларны шулай бөтен кеше игътибарына куюга, тик менә бит әле үзем дә шул инстаграм эчендә, мин дә куйдым... Ничек кызларымны тиргим инде хәзер?..
Бу пандемияның иң уңай ягы безнең өчен – Сафия белән Самираның шушы көнгә кадәр яныбызда булуларыдыр. Көн дә диярлек аларның үсүләрен, һөнәрләр арттыруларын күрү- нинди зур бәхет, уземнекеләрнең ничек үскәнен күрми дә калганмын икән бит мин, чапканмын да чапканмын...
Киләчәк турында да еш кына борчылам, элек безнең өчен әти-әни, әби-бабалар борчыла иде. Менә безнең дә чират җиткән икән. Нинди заманда яшәрләр бу балалар, нинди илдә, нинди мирас калдырабыз без аларга?
Барысы да хәерле булыр дип өметләнәсе килә, Алла боерса. Исән-сау гына булсыннар, әти-әниләре аларны үзләре карап, тәрбияләп устерсеннәр берүк.
⠀
Ә сез ничек уйлыйсыз, дусларым, Самира чынлап та миңа ошаганмы?» – дип яза Айдар Галимов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарийлар
0
0
Эйе сезгэ ошаган
0
0