Азәрбайҗанда Татарстанның халык артисты истәлегенә концерт үткәрәләр
21 июнь көнне Татарстан Республикасының Азәрбайҗандагы даими вәкиллегенең актлар залында Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган кичә узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрес...
21 июнь көнне Татарстан Республикасының Азәрбайҗандагы даими вәкиллегенең актлар залында Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган кичә узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге хәбәр итә.
Концертны җырчының кызы, «Әлфия Авзалова фонды» президенты Зөлфия Авзалова «Яшьлек» Азәрбайҗан татар яшьләре үзәге ярдәме белән оештыра.
Концертта халыкара конкурслар лауреатлары Алмаз Хөсәенов, Гүзәл Әхмәдиева, Зәринә Вилданова, Татарстан Республикасының атказанган артистлары Айгөл Кыямова һәм Раил Ганиев катнашачак.
«Концерт 17.00 сәгатьтә башлана. Барлык теләүчеләрне чакырабыз. Керү ирекле», диелгән хәбәрдә.
Фото: Султан Исхаков
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк