Логотип
Хәбәрләр

Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»

«Сәхнә» журналының сентябрь санында иҗади гаилә Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллина белән әңгәмә чыгачак. Әлегә әңгәмәнең бер өлешен сезгә тәкъдим итәбез.

Репертуарыгызга күз салсак, җырларның күбесе мәхәббәт темасына. Махсус шулай эшләнәме ул?

Азат: Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез (көлә). Җырны алу, яздыру, чыгаруга мин гомумән бик озак киләм. Әле шул озаклап әзерләгән җырларның кайберләре килеп тә чыкмый, шулай бер киштәдә яталар. Хәзер халык яратып тыңлаган “Аккошлы күл” белән шулай булды. Мин аны үземә алган идем. Бар нәрсәсе дә әзер иде инде, хәтта концертларда да җырлап йөреп карадым, ләкин һаман нидер барып чыкмый иде. Ә нәтиҗәдә, Гөлсирин белән дуэт итеп җырлый башлагач кына, менә шулай уңыш казанды.

Гөлсирин: Мин дә “Әнкәй, мин еламыйм” җырын бер елдан артык эшләдем. Гастрольләрдә җырлап йөрдем башта. Аннары кайтам да, студиядә яздырам, кайтам да, төзәтәм – һаман нәрсәседер ошамый гына бит. Шулай йөри-йөри әкренләп шомаргач кына яздырдым. Ул вакытта Сылу тумаган иде әле, бәлки шуңа да бәйле булгандыр. Хәзер ул җырны җырлый алмыйм әле, ул Ваһапов фондында калды.

Аңлавымча, сез хәзер Ваһапов фондыннан киттегез, шулаймы?

Г: Әйе, контракт вакыты төгәлләнгәч мөстәкыйль иҗат итәргә булдык.

Аннан киткәч җиңелрәкме?

А: Бермә-бер авыррак. Бөтен нәрсәне үзебезгә хәл итәргә туры килә. Җырлау гына түгел бит, оештыру эшләре дә бар. Баштарак авылларда да концертлар куеп йөреп карадык, ләкин авылда хәзер халык концертка йөрми. Ә бит безнең генә түгел, музыкантларыбызның да ашказаны бар... Хәзер инде авылларга “Халык тәгаен җыела” дип гарантия биргән очракта гына барабыз. Командага акча түләргә кирәк бит, алар да бушка эшли алмый. Менә авылларга йөри башлагач та Рифат Әхмәтовичны бик яхшы аңлый башладык.

Авыл халкында бик үк матур булмаган тенденция бит хәзер. Алар авылда карый алган концерт бәясен икеләтә-өчләтә түләп шәһәргә баралар. Шунда “Фәлән артистның концертында булдым” дип фото-видеоотчет куеп танышлары арасында мактаналар...

А: Заманында Рәшит Ваһапов “Җырчыны халык тәрбияләргә тиеш түгел, җырчы халыкны тәрбияләргә тиеш” дигән. Без, шушы сүзләрне истә тотып, үзебезчә  тырышабыз инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021