Азат Абитов мунчага кем белән кергән
Ваһапов фонды йолдызлары уңышлы гына концертлар куеп йөриләр. Кичә алар Азат Абитовның туган авылы Шыгырданда концерт бирделәр. Айсылу Габдинова, Рәнис Габбазов һәм яшь гаилә Гөлсирин белән Азат, Абит...
Ваһапов фонды йолдызлары уңышлы гына концертлар куеп йөриләр. Кичә алар Азат Абитовның туган авылы Шыгырданда концерт бирделәр. Айсылу Габдинова, Рәнис Габбазов һәм яшь гаилә Гөлсирин белән Азат, Абитовларда кунакта булганнар. Алар барысы да диярлек мунча ягу процесын төшереп социаль челтәрләренә урнаштырдылар.
«Менә дусларым, без Азат Абитовның туган яклары Шыгырданда мунча ягабыз. Карыйк әле, кем нәрсә эшли. Мин су тутырам, Азат пичкә яга. Самое интерсное ‒ Ильяс гармунда уйный», дип сөйли Рәнис. Чыннан да җырчыларның эше гөрли. Продюсерлары Рифат Фәттахов та шелтә белдереп, «Ай-яй рәхәткә чыктыгыз», дип язып куйган. Язылучылар исә җырчыларны мунча кереп, концертка соңа калмагайлары дип борчыла. «Бераз тизрэк ягыгыз мунчаны концертка сонга каласыз бит. Азат прямо утырган, кайчан була инде бу мунча», дип язган бер язылучы.
Илнар Ялалов шаяртып кына «Ялгышып өчәү кереп китә күрмәгез мунчага», дигән.
Автор: Г.Шәрәпова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк