Логотип
Хәбәрләр

Азнакай районында балыклы борынгы көзге табылган

(Азнакай, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева).  Азнакай районы Сарлы авылында балыклы борынгы көзге табылган. Илшат Илаев авылдан ерак түгел яланда көтү көткәндә юлыга аңа.  –Җирдә ялт...

(Азнакай, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева).  Азнакай районы Сарлы авылында балыклы борынгы көзге табылган. Илшат Илаев авылдан ерак түгел яланда көтү көткәндә юлыга аңа. 

–Җирдә ялтырап яткан әйбергә күзем төште. Алып карасам, бер ягы шома, икенче ягында ике балык рәсеме төшкән түгәрәк тимер. Аны алып кайтып мәктәп укытучыларына күрсәттем. Моның бик борынгы тарихи табылдык булуын шәйләгән идек инде... – дип сөйләде ул, дип яза районның “Маяк” газетасы.

Табылдык хакында мәктәп укытучылары белән төбәгебез тарихын өйрәнүче галим-археолог академик Альберт Борһановка хәбәр итәләр. Ул озак көттерми килеп тә җитте. Үзенең элеккеге шәкерте –газетабызның хәзерге баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов белән Сарлыда экспонат табылган урында, аннары инде мәктәп музеенда булдылар. Галим музей коллекциясендәге XVII –XIX гасырлар әйберләренә һәм урта гасыр керамикасы кыйпылчыкларына игътибар итеп, аларның кыйммәтле табылдыклар булуын әйтте.

–Бик борынгы заманнарда ук Ык буенда яшәүче халык балык тотып, җир эшкәртеп, аучылык, умартачылык белән шөгыльләнеп, сәүдә итеп яшәгән. Алар көнкүрештә кулланган мондый тимер эшләнмә кисәкләренә әлегәчә Ютазы, Урсай тирәләрендә юлыккан идек. Елга ярлары әнә шулай борынгы халыклар кулланышындагы бу әйберләрне бу көнгәчә саклап килә. Шуңа да уникаль табылдыклар, шул исәптән Алтын Урда чорындагы бизәнү әйберләренә кадәр килеп чыга. Ә инде тулысынча, ватылмый сакланган экспонатка тап булу үзе бер олы вакыйга, – ди Альберт Әхмәтҗан улы. – 13-14 нче гасырлардагы ике балык төшерелгән бу тимер көзге олы тарихи ачыш, хәтта сенсация дип әйтер идем. Ул җирле музей түрендә урын алачак. Башкачарак сурәтләр уелган моңа охшаш көзгеләр Татарстанның көнчыгышында, аерым алганда, Ютазы районының Бәйрәкә-Тамак авылында, моннан тыш, Лениногорск һәм Чирмешән районнарында элек тә очраштыргалаган иде инде. Бизәнү әйберләрендәге, көзгеләрдәге балык сурәте Идел буе төбәгендәге Алтын Урда халкының югары дәрәҗәдәге сәүдә-икътисади һәм мәдәни элемтәләре хакында сөйли.

Сүз уңаеннан, галим быел май аенда районда үтәчәк тарихи конференциягә әзерлек баруы хакында да әйтеп үтте. Ул Татарстанның бу төбәге, Башкортстанның һәм Оренбург өлкәсенең көнбатышында яшәүче халыклары, республиканың төбәкне өйрәнүчеләре, тарих белән кызыксынучылары өчен дә бик кызыклы һәм зур әһәмияткә ия чара булачак, диелә район хәбәрендә.

татар-информ

Фото: aznakaevo-rt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк