Хәбәрләр
Бөек җырчының тууына 110 ел тулуны каршылап
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Инстаграмда Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең эмблемасы кызыл белән сызып ташланган фото урнаштырылып, күпләрне гаҗәпкә калдырган иде. Әлеге фотолар социаль челтәрләрдә тамашач...
Инстаграмда Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең эмблемасы кызыл белән сызып ташланган фото урнаштырылып, күпләрне гаҗәпкә калдырган иде. Әлеге фотолар социаль челтәрләрдә тамашачылар арасында шау-шу куптарды, күбесе канәгатьсезлек белдерде. Кемнәрдер фестивальнең язмышы ничек хәл ителүен вакыт күрсәтер дип фаразлаган иде.
Ул вакытта продюсер үзенең шәхси аккаунтында: «Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләрме әле. Бер генә оешма, бер генә проект та катып калган күренеш түгел. Шул исәптән Рәшит Ваһапов фестивале дә һәрдаим эзләнүдә, үсештә. Фестивальнең логотибын алмаштыру – шул үсеш-үзгәрешләрнең гади бер техник өлеше генә. Мөгаен, тагын да яңалыклар, үзгәрешләр булыр әле. Әмма Ваһапов фестиваленең асылы, нигезе алыштыргысыз! Ул – бөек милли мирасыбызны, чын татар җырын, чын татар моңын пропагандалау, талантлы яшьләребезне зур сәхнәгә күтәрү», – дип язды (текст үзгәртелмәде).
Без дә моңа инанабыз, ни дисәң дә, быел фестиваль үзенең 15 еллыгын билгеләп үтә. Талантлы яшьләребезгә юл ачык! Фестиваль турында куанычлы хәбәр җиткерәсебез килә. Татарстан Республикасының Россия Федерациясенең матбугат хезмәте вәкиллеге хәбәр итүенчә, 27 октябрьдә Мәскәүнең Союзлар йорты Колонналы залында Ваһапов фестиваленең гала-концерты узачак. Ул Рәшит Ваһаповның тууына 110 ел тулуга багышлана.
Гала-концертта татар эстрадасы легендаларыннан – Ренат Ибраһимов, Зилә Сөнгатуллина, Зөһрә Сәхәбиева һәм фестивальнең яшь лауреатлары – Илһам Вәлиев, Айгөл Сагынбаева, Раяз Фасыйхов, Гөлназ Асаеева, Рәнис Габбасов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Айсылу Габдинова, Марат Яруллин, Динә Гарипова һ.б катнашачак.
Автор: Г.Ярмиева
Фото: инстаграм @ r_fattakhov_
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
933
0
0
Фото
-
"Печән базары 2025"
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
8 октября 2025 - 10:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Мин - җан - туфрак» музыкаль спектакле премьерасы көтелә
-
2 октября 2025 - 12:00
“Әкият” курчак театры яңа сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте. Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган өр-яңа “Су анасы”!
-
26 сентября 2025 - 15:00
В Казани открылись гастроли Санкт-Петербургского театра «Суббота»
-
25 сентября 2025 - 22:00
«Татар сүзе - чиксез!» Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар сүзе» Бишенче халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды
-
23 сентября 2025 - 14:00
Казанда Малый театр гастрольләре башланды!
-
21 сентября 2025 - 21:00
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
18 сентября 2025 - 11:00
Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинага 60!
-
15 сентября 2025 - 18:00
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
Комментарий юк