Бүген Халыкара китап бүләк итү көне билгеләп үтелә
(Казан, 14 февраль, "Татар-информ"). 14 февральдә күпләр Бөтендөнья гашыйклар көнен бәйрәм итә. Әмма бүген тагын бер игелекле бәйрәм - Халыкара китап бүләк итү көне. Бу хакта Истәлекле көннәр календа...
(Казан, 14 февраль, "Татар-информ"). 14 февральдә күпләр Бөтендөнья гашыйклар көнен бәйрәм итә. Әмма бүген тагын бер игелекле бәйрәм - Халыкара китап бүләк итү көне. Бу хакта Истәлекле көннәр календаре - Calend.ru хәбәр итә.
2012 елдан башлап даими рәвештә 14 февральдә Халыкара китап бүләк итү көне (International Book Giving Day) билгеләп үтелә. Әлеге көн балаларга китап бүләк итүчеләрне, нәниләрдә укуга мәхәббәт тәрбияләүчеләрне берләштерә.
Китап бүләк итү көне - дөнья күләмендә мөһим көн. Халыкара исеме белән йөртелүе моңа гына бәйле түгел, аны халык уйлап чыгарган. Дөресрәге - халык вәкиле - америкалы Эмми Бродмур. Без аны АКШта балалар китабының тәүге сайтын ачучы буларак ишетеп беләбез.
Укырга яратып та, теге яки бу сәбәпләр аркасында үзләре сатып ала алмаган балаларга китап бүләк итү бүген аеруча хуплана.
Яхшы китаплар әле яратып укыла, һәм бәйрәм халыкара күләмдә уздырыла, диелә сайт хәбәрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк