Балтачта республикакүләм “Гырон-быдтон” узды

Балтачта җәйнең тәүге көнендә «Сабантуй» ял паркында удмурт халкының милли бәйрәме «Гырон-быдтон» оештырылды.
Бәйрәм ат чабышы белән башланды. Удмурт халкының тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен яктырткан махсус мәйданчык әзерләнгән иде. Бәйрәмне ачу тантанасында кунакларны изгеләштерелгән ботка белән сыйладылар, «Гырон-быдтон»ның флагын күтәрделәр. Гармунчылар парады, җырлы-биюле әйлән-бәйлән, районның һәм республиканың удмурт фольклор ансамбльләре чыгышлары, «Удмурт чибәре» конкурсы, Удмуртиянең профессиональ сәнгать коллективлары чыгышы, төрле спорт уеннары үткәрелде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
27 май 2023 - 11:58
-
26 май 2023 - 15:39
-
26 май 2023 - 11:57
-
25 май 2023 - 11:55
-
24 май 2023 - 11:51
-
23 май 2023 - 11:54
-
22 май 2023 - 11:53
-
21 май 2023 - 12:39
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте