Логотип
Хәбәрләр

Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак

Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Таткультресурс» үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә узучы әлеге фестиваль кабат дусларын җыя!

«Бистә шәле» фестивале беренче тапкыр 2023 елда 13 районнан фольклор коллектив катнашында (234 катнашучы) үтте. 2024 елда катнашучыларның артуы күренде – 15 районнан 375 кеше. Быелгы фестивальдә катнашу өчен Республиканың 15 районыннан 18 коллективы гариза җибәргән, аларның саны артачак. Алай гына да түгел, катнашучылар Россиянең башка регионнарыннан да булыр дип көтелә. Фестивальне оештыручыларның берсе, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге башлыгы Кәримуллина Лилия Венер кызы әйтүенчә, быелгы фестиваль кысаларында берничә бәйге уздырылачак:  
- «Иң креатив шәл» конкурсында теләгән һәркем катнаша. Бәйгегә гадәти булмаган техникада кулдан эшләнгән әйберләр кабул ителә. Креативлык хуплана.

- «Эрлим, чорныйм» бәйгесендә катнашучылар билгеләнгән вакыт эчендә мамыкны эрләргә һәм чорнарга тиеш булачак. 

- Өченче бәйге «Уртага читләрне тегү» дип атала. Катнашучылар командалап җыела (һәр командада 4 кеше), аларга шәлнең уртасы һәм чите бирелә.

Шулай ук, фестивальдә теләсә кем шәл бәйләргә өйрәнеп карый алачак.

«Бистә шәле» фестиваленең режиссёры – Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов. 

Фестивальнең махсус кунаклары – Эльмира һәм Рафил Җәләлиевлар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021