"Бар, әмма тишек..."
Сәхнәдә кызык сөйләүче кешеләрнең тормышлары да шундый «кызык» вакыйгаларга бай була кебек. Юмор һәм пародия остасы Данир Сабиров та һәрдаим Инстаграм дусларына тормышындагы күңелле хәлләрне сөйләп то...
Сәхнәдә кызык сөйләүче кешеләрнең тормышлары да шундый «кызык» вакыйгаларга бай була кебек. Юмор һәм пародия остасы Данир Сабиров та һәрдаим Инстаграм дусларына тормышындагы күңелле хәлләрне сөйләп тора.
Күптән түгел Данирның тагын бер кызык вакыйга исенә төшкән. Инстаграм тасмасына урнаштырган моннан 6 ел элек төшерелгән фотоның тарихын бәян итә безгә артист: «2013 год, Азнакаевский район, деревня Тумутук. Жена в положении, я серьёзен. Шушы фотоны ясар өчен көймә эзләп йөргән чаклар хәтердә. Бер бабайга кердек. «Сездә агач көймә бар диләр», – дип сорагач, «Бар, әмма тишек», – диде. «Ямап бир инде бабай, акчасын түлибез», – дигәч, салам астыннан өр-яңа көймә чыгарып бирде».
Бу вакыйганы Данир юкка гына искә алмаган, әлеге хәлләрдән чыгарылган нәтиҗәсе белән дә уртаклаша ул: «Мораль басни такова: акча – страшная сила», – ди Данир Сабиров үз мисалыннан чыгып.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @danir_sabirov87
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк