Бари Алибасов: «Мин татар җырларында тәрбияләнеп үстем»
2018 елның февралендә продюсер, музыкант, композитор, җырчы Бари Алибасов «Татар-информ» агентлыгына интервьюсында татар музыкасы һәм татар теле турында сөйләгән иде. Бу фикерләрне сезнең игътибарыгыз...
2018 елның февралендә продюсер, музыкант, композитор, җырчы Бари Алибасов «Татар-информ» агентлыгына интервьюсында татар музыкасы һәм татар теле турында сөйләгән иде. Бу фикерләрне сезнең игътибарыгызга җиткерәбез.
Музыка - милли тәңгәллекнең нигезе
- Бари Каюмович, татар эстрадасы турында сорыйсы килгән иде. Ни өчен ничә еллар эчендә безнең дөнья сәхнәсенә чыгарлык дәрәҗәдәге татар җырчысы барлыкка килмәде? Мәсәлән, Милен Фармер, Таркан, кебек диюем.
- Ни өчен Татарстанның үзенең танылган башкаручылары барлыкка килмәде? Монда кабаттан Советлар Союзына әйләнеп кайтабыз. Совет чорында басым көчле иде, ул вакытта ил үсеше өчен шулай кирәк булып тоелгандыр. Төрле республикалардан чыккан җырчылар булуы кирәк булды, алар Советлар Союзында популяр булырга тиеш иде. Бу дәүләт сәясәте булды. Казахстаннан җырчы булырга тиеш, Татарстаннан, Украинадан һәм башкалар...
Бүген беркем дә берни дә тиеш түгел, үзең эшлә. Бүген күрәбез бит - дөньякүләм эстрада белән чагыштырганда, татар эстрадасы гына түгел, гомумән Россия эстрадасы артта калып бара. Дөньякүләм музыка индустриясендә кемнәр? Инглизләр, американнар, кайвакыт австралиялеләр, канадалылар. Ягъни, инглиз телле халык, чөнки ул телне күп кеше аңлый. Бу беренчедән. Икенчедән, бу индустрия аларда ким дигәндә 150 ел элек барлыкка килгән.
Фото инстаграмм: @бариалибасов
Дәвамы: intertat.tat
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк