Бер генә югары һәм урта уку йорты да игътибардан читтә калмас – Путин

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бары тик федераль университетлар гына игътибар үзәгендә булып, югары һәм урта уку йортлары перифериядә калмаячак, дип ышандырды бүген Россия Президенты Владимир Путин Казан федераль университетында узган телекүпердә.

“Россиядә тулаем белем бирү системасына игътибар биреләчәк, шул очракта гына кирәкле нәтиҗәгә ирешеп була. Бу – университет фәне үсеше һәм ил өчен кирәкле кадрлар әзерләү. Федераль университетлардан тыш, безнең әле тикшеренү университетлары челтәре бар. Башка югары һәм урта уку йортлары да перифериядә калмаячак . Федераль университетлар, тикшеренү университетлары системасын булдырганда, ничектер үсеш алу, нәрсәгдер омтылу кирәклегеннән чыгып эш иттек”, - диде Илбашы.

Путин фикеренчә, үсеш нокталары күренә башлауга, башка учреждениеләр дә шуңа якынаерга тырыша. Бу бөтен өлкәләрдә дә шулай, ди ул.

“Федераль университетларда, тикшеренү институтларында укымаган студентларны ышандырасым килә: беркем онытылмаячак. Без Россиядә белем бирү системасының ун федераль университет һәм тикшеренү университетлары белән генә чикләнмәвен яхшы аңлыйбыз”, - диде Россия Президенты.

Телекүпер барышында илдәге федераль университет вәкилләре Россия Президенты Путинга үз шәһәрләрендә студентларны эшкә урнаштыру, белемнәрен тирәнәйтү өлкәсендә тәҗрибәләре турында сөйләделәр. Кайберләре үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.

татар-информ

Фото: Салават Камалетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
779
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
"Мине алдау җиңел түгел!"
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
22 март 2023 - 15:43
322
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
716
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
724
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
697
0
0
Кем бу?
9 март 2023 - 11:49
1187
0
0
"Апуш"та туган көн!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы