«Бергәләп пешерәбезме?»: Сабировлардан менә дигән рецепт!
Күпләр Данир һәм Миләүшә Сабировларның дөрес тукланганын беләләрдер. «Дөрес тукланырга авыр, әмма без тырышабыз», – дигән Миләүшә соңгы постларның берсендә. Дөрес туклану темасы уңаеннан хуҗабикә та...
Күпләр Данир һәм Миләүшә Сабировларның дөрес тукланганын беләләрдер. «Дөрес тукланырга авыр, әмма без тырышабыз», – дигән Миләүшә соңгы постларның берсендә.
Дөрес туклану темасы уңаеннан хуҗабикә ташкабактан пешерелгән ашамлык рецептын урнаштырган. Сезгә дә бу рецептны укырга тәкъдим итәбез!
Кирәк булачак:
2 уртача ташкабак;
2 помидор;
фарш;
сыр;
1 йомырка;
кирәгенчә тоз, борыч;
1 кашык каймак.
Ташкабакны икегә ярасыз. Эчен чистартып, аерым савытка салып торасыз. Шуннан соң эчлекне әзерлисез: ташкабакның эчен, фаршны, тавык йомыркасын, кирәгенчә тоз, борыч, каймак салып, яхшы болгатасыз. Әзер эчлекне ташкабакка тутырасыз. Өстенә туралган помидор һәм тёрка аша чыгарылган сырны сибәсез.
Алдан әзерләнеп куелган духовкага ташкабакларны 15-20 минутка тыгып куясыз. Тәмле булсын!
Автор: Г. Вәлиева
Фото/видео: Инстаграм @milagrasss555
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
Комментарий юк