Логотип
Хәбәрләр

Берлингача - Тукай томы белән!

Габдулла Тукайның 1943 елда дөнья күргән академик басмасының беренче томының сугыш кырларыннан әйләнеп кайткан нөсхәсе турында сүз алып барырбыз әлеге санда.

 Басма Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтның алгы сызыгында тупчы-артиллерист булып көрәшкән, күренекле татар шагыйре, журналист Мөхәммәт Садриның шәхси китап­ханәсеннән бүләк булып кергән. Габдулла Тукай томының музейдагы нөсхәсендәге титул һәм беренче битләрендәге истәлек язулары һәм култамгалар китапның Мөхәммәт ага Садри белән бергә күп илләрне фашистлардан азат итүдә катнашуы, Берлинга кадәр барып җитүе турында сөйли. Аларның күбесе Мөхәммәт Садри кулы белән язылган. Әйтик, ул 1945 елның августында басмага: “Книга Тукая во время Великой Отечественной войны в боях за освобождение Украины, Польши, Чехословакии, Венгрии, за взятие Берлина и в Австрии всегда была со мной – всегда с хлебом и сахаром, с запасами в моем вещевом мешке. В перерыве между боями ее читали сотни бойцов-земляков. Тукай, как живой агитатор, рассказывал им – молодым бойцам о тяжёлой доле трудящихся при капитализме и вдохновлял их на новые подвиги за нашу светлую Советскую родину”, – дигән сүзләрне Венада язган. Китапның титул битендә аны Гали Хуҗиев, Риза Ишморат, Госман Бакиров, Зәйни Шаһиморатов, Салих Җамалиев, Рамазанов һәм унлаган солдат укуы турында мәгълүмат бирелә.

Татарстан Республикасы Милли музееның мәдәни-агарту бүлеге фәнни хезмәткәре Данис Рәмис улы Хисмәтуллин әзерләде.

Фото Татарстан Республикасы Милли музее архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021