Логотип
Хәбәрләр

Бүгенгесе кадерле...

Гөлүзә апа Апаска Күккүз авылыннан кадәр килеп йөри бит ул! Тормыш иптәше Рафыйк абый аны һәр репетициягә китереп куя, килеп ала, яисә үзе дә репетиция төгәлләнгәнен сабыр гына көтеп тора. Сокланмый мөмкин түгел менә шундый кешеләргә!

Халык театрларын кем уйлап чыгаргандыр, анысын тәгаен генә әйтә алмыйм, әмма бик тә кирәкле, бик тә отышлы сәнгать төре ул. Шунысы куанычлы, халык театрына төрле өлкәләрдә хезмәт куючы күркәм һәм затлы шәхесләр җыела. Бүген сүзебез шундый шәхесләрнең берсе, Апас халык театрының әйдәп баручы артисты Гөлүзә Әхмәт кызы Зәйнуллина турында булыр.

Зәйнуллина Гөлүзә Әхмәт кызы 1973 елның 13 нче ноябрендә Апас районы Шонгаты хастаханәсендә авырлыклар белән дөньяга килә. Аңа биш ай булганда, бар халык 1 нче майны бәйрәм иткәндә, әтисе фаҗигале төстә вафат була. Әнисе Хаҗәр апа өч баласы белән тол кала. Олы кызы Гөлнурга 4, икенче кызы Гөлкәйгә 3 кенә яшь була ул чакта. Әнисенең, Аксубай районы Иске Ибрай авылыннан булганга күрәме, Апас районында бер генә дә якын кешесе булмый. «Әнигә бик авыр булды безне үстерү, шулай да, ач, ялангач булмадык, шөкер», — ди Гөлүзә апа. «Ул вакытта әтисез балаларга бигрәк тә авыр булды. Сыерыбыз, сарыкларыбыз бар. Аларны асрар өчен печән кирәк. Әни чаба, без өч кызы, алдагы көн чабылган печәннәрне әйләндерә барабыз, инде кипкән дигәннәрен шәбенләп куябыз. Берсендә әзерләп куйган печәннәребезне урлап киткәннәр иде. Гөлкәй апамның рәнҗеп елаганы әле дә хәтеремдә. Кышкылыкка утын әзерләү үзе бер бәла. Каршыбызда куе нарат урманы. Корыган агачлар бик сирәк иде. Әни тапкан агачны өчкә бүлә. Без култык астына кыстырып урман эченнән тартып чыгабыз. Наратның ботаклары күп, берәр нәрсәгә эләгеп калса, эш харап — кабыргага килеп төртелә. Берничә көн җыйгач, әни колхоздан трактор сорап ала. Менә хәзер шуларны уйлыйм да, ябык кына, кечкенә генә буйлы әниебез ничек чыдады икән дим. Шулай да әниебезнең беркайчан да зарланганын да, уфтанганын да ишеткәнебез булмады. Кешеләрнең «балачагым, яшьлегем» дип сагынып сөйләгәннәрен ишетәм дә, йөрәкләрем жу итеп куя. Ә минем ул чакларны искә дә аласым килми...», — ди әрнеп сөйли Гөлүзә апа. Икенче сыйныфта укыган вакытында тагын бер хатирә исендә сакланып кала аның. Авыл клубында концерт бара. Аның да катнашасы, авылдашлары алдында чыгыш ясыйсы килә. Тик чакыручы юк икән, белмиләр авылларында талантлы кыз үсеп килгәнен... Чаялык — ярты бәхет диләрме әле? Сәхнә артына кереп, минем дә биисем килә, ди ул. Биетәләр бит кызны, кемдер өздереп гармунын тарта, ә кечкенә Гөлүзә рәхәтләнеп, бар дөньясын онытып бии. «Икенче концертка җыр әзерләдем. Җырларга өйрәндем. Менә шул чагымнан бирле сәхнәдән төшкәнем юк», — ди Гөлүзә апа. «Кибетнең урам як диварына белдерү тактасы эленгән иде, янында кәгазь белән карандашы да булыр иде. Кем җырлый, кем гармунда уйный, үзенең чыгышын язып куяр иде. Концерттан соң әле сораулар буенча җыр-моңнарыбыз дәвам итә, теге исемлеккә эләкмәүчеләр шунда җырлый иде. Хәзерге кебек җырла әле, бие әле дип ялынып йөрисе дә юк иде ул чакларда». Күп нәрсәләр исендә саклана аның. Башлангычта укыган чакта укытучылары Роза апалары бәйләү түгәрәге ача. Ул түгәрәк әкренләп театр түгәрәгенә әйләнә. Г. Камалның «Беренче театр» әсәрен сәхнәләштерәләр алар. Гөлүзәнең тәүге роле Хәбибрахман роле була. Аннан соң «Яшь ленинчы» гәҗитендә басылып чыккан кыска бер пьесадагы (исемен хәтерләми) патша ролен башкара. Олырак сыйныфларда сыйныфташ кызлары белән мәзәкләр уйлап чыгарып скетчлар куялар. Авыл клубы мөдире кушканны көтеп тормыйча, күп кенә спектакльләрне сәхнәләштерәләр. Мәктәпне тәмамлагач та, тормыш юлы кайларга гына илтми аны: медучилищега да кереп карый, Казанның 16 нчы заводына да эшкә урнашып карый, авыл советында сәркатип тә булып эшләп ала, фермада сыерлар да сава... Менә шулай итеп улһаман да үзен эзли... Эзли торгач, 1994 елның гыйнварыннан авылда клуб мөдире эшенә керешә. 1995 елда үзләренең авыл егете Рафыйк абыйга кияүгә чыга. Бер-бер артлы Язилә белән Әнзилә исемле ике кыз үстерәләр. «Мин кияүгә чыккач җиңел сулап куйдым. Ирле тормыш бөтенләй икенче төрле икән бит, утын, печән өчен кайгырасы юк. Әле тагын бер хыялым тормышка ашты. Мин «әти» дип авыз тутырып әйтә алдым!» — ди ул. Гөлүзә Әхмәт кызы читтән торып Алабуга — мәдәни агарту училищесында режиссура бүлеген тәмамлый. Бүгенге көндә мәдәният өлкәсенең алдынгы хезмәткәре булып санала. Аның тырышлыгы белән Кече Күккүз авыл клубында балалардан гына торган театр түгәрәге гөрләп эшләп килә. Ел саен республика күләмендә оештырылган «Иделкәем», «Ният» фестивальләрендә актив катнашалар. Инде ничә еллар буе район мәдәният йортында узган һәр чарада актив катнаша Гөлүзә апа. Үзенең көр тавышы белән кызыклы скетчлар куеп, халыкны көлдерә яисә күңел түрләренә үтеп керерлек монологлары белән күзгә яшьләр китерә. Мин әнә шул талантын күреп аны Апас халык театрына чакырдым. Ул бер сүзсез риза булды. Халык театрында уйнаган рольләре дә бихисап. Аеруча да яратып уйнаганнары З. Хәкимнең «Шайтан куентыгы»нда Мәдинә, Х. Ибраһимовның «Җырлап керәбез, җырлап чыгабыз»ында Бибигөлҗамал, С. Шәкүровның «Саф күңелгә тап төшми»сендә Шәмсия һәм озак еллар хыялланган Ш. Хөсәеновның «Әни килде» драмасында Ана рольләре — Гөлүзә Әхмәт кызының никадәр талантлы артист икәнлеген ачып сала. Ул киң диапазонлы, үткен, чая, сүзне тиз отып алучан, ярдәмчел, үтә дә җаваплы артист. Һәрбер ролен йөрәге аша үткәреп, халыкка, тамашачыга җиткерә белә. Гөлүзә апа Апаска Күккүз авылыннан кадәр килеп йөри бит ул! Тормыш иптәше Рафыйк абый аны һәр репетициягә китереп куя, килеп ала, яисә үзе дә репетиция төгәлләнгәнен сабыр гына көтеп тора. Сокланмый мөмкин түгел менә шундый кешеләргә! Корган тормышлары да матур. Олы кызлары Язилә Казан шәһәрендә психолог, ә кечесе Әнзилә Ульян Дәүләт университетында табибә һөнәрен үзләштерделәр. Ике кызы да укуларын кызыл дипломга тәмамлады. «Исән-сау булып, яраткан эшләребездә эшләргә, тигезлектә яшәргә язган булса иде. Мин бервакытта да тик утырырга яратмыйм. Кулым һәрвакыт нәрсә беләндер шөгыльләнергә тиеш. Телевизор караганда да тик кенә утыра алмыйм, я мунчала, я башмак бәйлим. Пандемия башлангач тагын бер һөнәрем артты — түбәтәй, калфак тегәргә, чигәргә өйрәндем. Ә инде сәхнәгә чыкмый торсам, эчем поша башлый. Театрга мәхәббәтем сүнмәсен, сүрелмәсен иде. Без әле халыкка кирәк», — ди тынгысыз Гөлүзә Зәйнуллина.

автор Земфира Мөхәммәтшина.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Голузэ сэхнэгэ чыкса, егылганчы колэбез, шулхатле оста уйный рольлэрне, гомумэн хормэткэ лаеклы Куккуз кызы

    • аватар Без имени

      0

      0

      Голузэ апа Сина Зур унышлар тагын куп унышлар телим.❤️❤️❤️👏👏👏