Борис Клюев президент ролен уйнарга тиеш булган
Мәскәүнең Кече театры зур югалту кичерә – театрның иң яхшы актёрларының берсе Борис Клюев вафат булган. Ул 3 сентябрьдә узасы премьерага – «Большая тройка (Ялта-45)» спектакленә әзерләнгән. Кызганычка каршы, Клюев анда катнаша алмый инде.
Мәскәүнең Кече театры зур югалту кичерә – театрның иң яхшы актёрларының берсе Борис Клюев вафат булган. Ул 3 сентябрьдә узасы премьерага – «Большая тройка (Ялта-45)» спектакленә әзерләнгән. Кызганычка каршы, Клюев анда катнаша алмый инде.
Спектакльнең режиссёры Андерй Житинкин сөйләвенчә, Борис Клюев, хәле бик шәптән булмаса да, актив рәвештә репетицияләргә йөргән. Берничә ел элек табиблар аңа яман шеш диагнозы куйган. Шулай да ул дәваланган һәм эшләвен дәвам иткән. Ул уйнасы спектакльдә Ялтадагы ерак 1945 ел вакыйгалары тасвирлана. Әсәрдә Сталин, Черчилль һәм Рузвельт Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң дөнья язмышын хәл итәләр.
–Борис Владимирович АКШ президенты Рузвельт ролен уйнарга тиеш иде. – Кайсыдыр репетициядән соң ул дәваханәгә эләккән иде, соңыннан мин премьера спектакленә тагы бер артистны кертергә кирәк дип уйлап куйдым. Клюев чыккач, ул коляскада уйнар иде, чөнки Рузвельт Ялтада үзе дә инвалид кәнәфиендә булган.
Кече театр өчен артистның китүе – зур югалту. Борис Клюев – театрның корифее. Ул аңа 50 ел гомерен багышлаган. Кинематографта да үз эзен калдырды, гәрчә актер сүзләре буенча аңа еш кына кире рольләр бирсәләр дә. Һәм ни парадокс – Борис Клюевтан да мәрхәмәтлерәк, шәфкатьлерәк һәм яктырак кешене күз алдына да китерүе авыр.
Чыганак: Өмет
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
Комментарий юк