"Бу гади халыкта чагылыш табарга тиеш түгел!"
Мине яки федераль Хөкүмәтне өзсәләр бер хәл.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Көнбатыш илләреннән кертелүче санкцияләргә аңлатма бирде. Ул SWIFT системасын өзү һәм кайбер дәүләтләрнең һава киңлеген ябудан гади гражданнар зыян күрә дип белдерде. «Гади кешеләрне банк карталары системасыннан ничек өзеп була соң? Мине яки федераль Хөкүмәтне өзсәләр бер хәл. Монда гади кешеләр зыян күрә. Яки һава киңлекләрен ябу. Бу да гади халыкта чагылыш табарга тиеш түгел. Хәлләр шуңа таба бара иде, бу гадел түгел», – дип белдерде ул.
Махсус операция үткәрүне шәрехләп, Рөстәм Миңнеханов: «Бу шартларда бөтен җәмгыятьне берләштерүне тәэмин итәргә, бердәмлекне күрсәтергә, ил җитәкчелеге кабул иткән карарларны хупларга кирәк», — дип белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
София Гобәйдулина вафат
-
«Казан Экспо»да үтәчәк ифтарда Милли музей күргәзмәсе оештырыла
-
Әлмәттә «Аркадаш» дип аталган яңа театраль проект ачыла
-
Илнат Фәрхуллин мактаулы исемгә лаек булды!
-
Камал театрында «Башмагым» куелды!
-
Кариев театры актёры «Аккошым» җырын чыгарды!
-
Ришат Төхвәтуллинга чираттагы мактаулы исем бирелде!
-
Бушлай сишәмбе! Барыгыз да музейга!
Комментарий юк