«Бу кешегә гел нидер җитми». Рамил Шәрәповның ачуын чыгарганнар
Акыл өйрәтеп утыручылар бу дөньяда җитәрлек. Аеруча, йолдызларның социаль челтәрләрендә мондый кешеләрнең саны артып китә. Бүген юмор остазы һәм алып баручы Рамил Шәрәпов бер әдәпсез кешенең сүзләрен...
Акыл өйрәтеп утыручылар бу дөньяда җитәрлек. Аеруча, йолдызларның социаль челтәрләрендә мондый кешеләрнең саны артып китә.
Бүген юмор остазы һәм алып баручы Рамил Шәрәпов бер әдәпсез кешенең сүзләренә җавап кайтармыйча калдыра алмый һәм бу хакта пост урнаштыра. «Ачуым килде әле. Директка берсе язган! «Тешең кәкре, ник турайтмыйсың? Бер дә килешми. Елмайганда авызыңны ертмыйлармы?» дигән. Мин аны үзем дә беләм инде кәкре икәнен. Күп тешләр кәкре икәнен дә беләм. Ну нишлим.... Сарайга чыгып, кәкресен алып, монсын куеп, чүкеч белән тигезләп чыга торган бер көнлек эш кенә түгел ул», – дип язган Рамил.
Моннан тыш, Рамил бар кешегә кагылышлы бик дөрес сүзләр язган: «Вообще берәүгә дә ярап бетеп булмый бу тормышта. Чәчне артык күтәрсәң, матур түгел диләр. Яткызсаң, колагың тырпайган... Колакны турайтсаң, кашың куе... Кашны кырсаң, «кара нинди яңа дивана чыккан» диячәкләр. Шуңа күрә, ничек бар - шулай кабул итегез инде. Үз вакыты белән булыр», – дигән ул.
Үзеңне яратып, тырышып-тырмашып яшәсәң, кәкре теш тә, тырпаеп торган колактан комачауламас. Молодец, Рамил!
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм @sharapovramil
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
Комментарий юк