Логотип
Хәбәрләр

БҮГЕН

9 декабрь – шагыйрь Хәсән Туфан (1900-1981) туган көн. 2017 елның февралендә Г.Камал театрының кече сәхнәсендә Хәсән Туфан шигырьләренә һәм тормышына нигезләнеп “Агыла да болыт агыла” спектакле куелды (реж. А.Җаббаров). 2017 елның март санында чыккан язманы хәтердә яңартабыз.

Хәсән Туфан

Агыла да болыт агыла...

 

 

Бирде дөнья кирәкне,

Еламаска өйрәтте...

Кайсыгызның кулы җылы?

Бәйлисе бар йөрәкне...

 Тынлык... Уйларыннан, хис-кичерешләреннән арынырга ашыкмаган тамашачы бер мәл аңына килеп, аягүрә басып сәхнәдәге артистларны алкышлар белән күмде. Озак кына аларны җибәрергә теләмәде. Кул чабудан туктагач кына уч төпләремнең уттай януын сиздем. Тамашачы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры тәкъдим иткән “Агыла да болыт агыла...” премьерасын менә шулай җылы итеп, уч төбенә ут капканчы кул чабып, каршы алды.

Спектакль классик шагыйрь Хәсән Туфан шигырьләреннән һәм Туфан Миңнуллин тарафыннан күптән язылган “Агыла да болыт агыла...” пьесасындагы диалоглардан тора. "Агыла да болыт агыла" Камал театрында шигърияткә нигезләнеп эшләнгән беренче драматик спектакль. Шагыйрнең сикәлтәле тормышының авыр елларын чагылдырган әсәр шул чорда язылган шигырьләре белән хронологик тәртиптә үрелеп барды. Рольләрне Татарстанның атказанган артисты Алмаз Сабирҗанов, театрның яшь актерлары Илнур Закиров, Фәннур Мөхәммәтҗанов, Йосыф Бикчәнтәевлар башкарды. Яшь шагыйрь Хәсән Туфан ролен Раил Шәмсуаров башкарды. Әлеге роле белән үзенең артист буларак үсештә булуын дәлилләде. Татарстанның халык артисты Люция Хәмитова белән Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевләрнең уллары Йосыф дебьюты белән үзен өметле артист буларак күрсәтте.

Раил Шәмсуаров Хәсән туфан ролендә

Спектакль “Лу”га (шагыйрь хатыны Луизага яратып шулай дип өндәшә торган булган) багышланган хат белән башланып китте. Еракка төбәлгән күзләр сагыну һәм ярату белән чигелгән хатны укый... Сәхнә читендәге егетләр шагыйрьнең шигырьләрен сөйли, аның сүзләренә язылган җырларны инструментлар ярдәмендә башкара. “Әйткән идең әгәр сөя калсаң...” бу җырны күпләр белә, тамашачы да кушылып җырлады. Туфан аларның янәшәсендә басып тора, шул ук вакытта бик ерак та, әйтерсең аның күңеле генә биредә. Менә кинәт ниндидер үзгәреш һәм алар барысы да вагонда, ә вагон каядыр ашкына. Аларны бары тик утлар гына озатып кала. Вагонга бергә эләгеп латыш егете Паулус, украин егете Мартинюк һәм тагын ике егет белән танышуын, алга таба шулар белән якыннан дуслашуын режиссер бик җылы тасвирлый. Тиешле урынга килеп җитү белән аларның барысын да чыбыркылап диярлек куып төшерүләре, төрмә ишегалдында качып, “Почта” дип язылган агач тартманы бер-берсенә ипләп һәм сак кына биреп, шигырьләр укып, төрмә диварының теге ягына ыргытулары, сәхнәнең арткы өлешендә шомлы итеп кара болытлар йөзүе дә бик көчле тәэсир калдырды.

Илдә ниләр бар икән:

Юллар зәңгәр кар микән?

Һавадагы алсу шәүлә

Пожар микән, таң микән?

Илдә ниләр бар икән?

Спектакльнең сөргенлектә үткән елларын гәүдәләндергән өлешендә урыс кызы – Клавдияне уйнаган Камал театрының яшь артисты Айгөл Абашева бу образны бик дөрес һәм үтемле итеп бирә алды. Ире сугышта үлеп, яшьли тол калган әлеге хатын Туфанны бик якын итә, ошата. “Өйлән син миңа! Минеке бул”, – ди ул аңа. “Тәнне юып була, җанны юып булмый! Ул бит көтә мине”, – дип җавап кайтара шагыйрь. Күренекле драматург Туфан Миңнуллин: “Хәтта Х.Туфанны урыслар да “святой” дип йөрткәннәр. Шагыйрь йөрәгендәге чамасыз сагыш хисләре аның әүлиялеген барыбер басып киткән бит. Шулай булмаса, йөрәкләрне актара торган, күңелләрне сызлата торган шигырьләр яза алыр идемени шагыйрь?”, – дип әйтә торган булган. Сөргенлек елларын тасвирлаган өлештә режиссер да биредәге халыкның шагыйрьгә карата булган хөрмәтен, җылы мөнәсәбәтен күрсәтә алган.

Сәхнә бизәлешенә тыйнаклык хас. Ләкин бу тыйнаклык Хәсән Туфанның үзенең да матур сыйфаты. Ут куелышы да кызыклы. Агачтан ясалган күчеп йөри торган ике дивар сәхнәдә йорт күренешен дә, вагонны да, төрмә диварларын да яхшы күзалларга ярдәм итте. Сәхнәнең арткы өлешендә күңелгә шом салып, кара болытлар йөзде, салмак көй астына шул елларда язылган шигырьләр укылды... Күпме моң, сагыну, ярату, борчу салынган ул юлларга.

Агыла да болыт агыла

Таулар аша Казан ягына;

Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр

Нәрсә әйтер туганнарыма?!

...Агыла да болыт агыла...

“Сезне акладылар” дигән сүзләрне ишеткәч, үзеңне дә утлардан алып суларга салган кебек буласың, Туфан белән бергә сөенәсең, елыйсың... Авырлыкларны бергә җиңәргә булышкан дусларының аның өчен сөенүләре, бу сүзләрнең чынлыгына ышана алмый басып калган шагыйрьнең шләпәсен, плащын киертеп кулына чемоданын тоттырулары, күз яшьләре белән озатып калулары күпләрне тетрәндергәндер. Сәхнәнең караңгы, арткы өлешенә китеп барган Туфанны чәчләренә чал кунган олы яшьтәге шагыйрь алыштыра. Байтак вакыт узган, дөнья да бер урында гына тормаган. Бу өлештә Хәсән Туфан образында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов чыкты һәм салмак кына “Кайсыгызның кулы җылы?” шигырен сөйләп җибәрде. Ул ирекле, ул ниһаять кайтты, ни кызганыч…

Илдус Әхмәтҗанов Хәсән Туфан ролендә

Кайттым.

– Бусы алкалары,

 Бусы – кабере... – диделәр.

Әгәр тагын килсәләр,

–Сау! – дип хәбәр бирсәләр,

Вулканнарга керер идем,

Шундадыр ул... дисәләр.

Спектакльдән соң Луиза образы җитмәде дигән фикер ишеттем. Ул бар, тик тамашачы аның йөзен күрмәде... Луиза сәхнәгә арт белән утырды, вакыт-вакыт шагыйрь аның шәүләсен, кулларын күрде. Ул Туфанның яшәргә көч бирүче маягы, җылы истәлеге, хатирәсе сыман күренер-күренмәс кенә бер образ булып гәүдәләндерелгән. Килешәм, Лу Туфанның язмышында зур урын алып тора. Аны сәхнәдә тулы образ итеп күрү теләге зур. Режиссер бу алымы аша тамашачыга Луизаны үзенчә күзалларга мөмкинлек бирде. Истәлекләрдән билгеле булганча, төрмәдә вакытта шагыйрь бик бетеренә, хәлсезләнә, күмәк эшләрдә катнаша алмаслык дәрәҗәгә килә. Тамагыннан ризык үтми, ашаган ризыгының да тәмен тоймый башлый. Хәлләрнең начар икәнен ул үзенең шешенеп китүендә сизә, тәненә бармак белән төрткән җир батып кала тиз генә күтәрелеп менми. Бервакыт аңа Луизадан посылка килеп төшә, ачып җибәрә, ә анда яңа пешкән итле пәрәмәчләр. Комсызланып ашасам харап булам дип, бер пәрәмәчне көннәр буена суза, иптәшләре белән дә бүлешә. Менә шулай Лу аны даими сөендереп торырга тырыша, өмет бирә, яшәтә!

Премьераның беренче көнендә залда Камал театрының өлкән буын артистлары утырды. Яшь артистлар бу көнне имтихан бирде дисәк тә була. Спектакль тәмамлангач Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакировның да фикере белән кызыксындык, ул яшьләрнең бик сәләтле булуын, осталыклары арта баруын әйтте.

Кыска гына вакыт эчендә тамашачы шагыйрнең китапка да сыеп бетмәслек авыр тормышы белән танышты. "Агыла да болыт агыла" премьерасының кече сәхнәдә күрсәтелүе, аның тагын бер үзенчәлеге дип әйтер идем. Чөнки сәхнә белән зал арасында бернинди чикләр юк, алар бербөтен. Спектакль тәмамланып, тамашачыларны сәламләргә сәхнәгә режиссер чыккач, күпләр аптырашта калгандыр. Чөнки әлеге җитди, эмоциональ әсәрне сәхнәгә куючы кеше – ГИТИСның дүртенче курс студенты Айдар Җаббаров. Һәм әлеге спектакль аның диплом алды эше. Укуын тәмамлау белән ул Камал театрына эшкә кайту теләген белдергән. Бу башлангычында аңа бары тик уңышлар телисе килә, чөнки тамашачының уңай фикерен ул инде ишетте.

Бу премьерада Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевнең да өлеше бар, чөнки ул сәләтле яшь артистларга, режиссерларга кече сәхнә аша киләчәктә олы сәхнәгә аяк басу мөмкинлеген ача дисәк ялгыш булмас. Кем белә, бәлки, киләчәктә Айдар Җаббаровның спектакльләрен зур сәхнәдә дә күрә алырбыз.

Дилбәр Галимҗанова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк