Логотип
Хәбәрләр

Бүген Резидә Шәрәфиевага 60 яшь тулган булыр иде

Резидә Шәрәфиева 2025 елның 19 нчы июлендә озак вакыт онкология белән авырганнан соң бакыйлыкка күчте.

Резидә Шәрәфиеваның цитаталары: 

Мин үземне бүгенге көндә дә тәрбияләп яшим, чөнки кеше, ничә яшьтә булуына карамастан, үзен карап яшәргә тиеш.

«Теге вакытта болай эшләмәгәнмен!» — дип үкенүдән генә файда юк. Һичьюгы хаталарны ясамаска тырышырга кирәк.

Сәхнә артист кешенең фигурасын саклый һәм рухи яктан да тәрбияли.

Кешенең сере булырга тиеш.

Кешегә бәхет өчен күп тә кирәкми бит ул. Җылы өеңә — гаиләң янына кайту да җитә.

Резидә Шәрәфиеваны искә алуыбыз аның рухына дога булып барып ирешсен. 

 

Фото - ачык интернет чыганаклардан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021