Булат Бәйрәмов: «Фатирга акча җыя башла»
Популяр җырчы Ләйсән Гыймаева белән алып баручы Булат Бәйрәмовның уртанчы кызлары күптән түгел туган көнен билгеләп үтте.
Әти-әни үз баласына һәрвакыт булдыра алганча ярдәм итәргә омтыла, беркайчан да бернигә дә мохтаҗ булмасыннар дип тырыша.
Популяр җырчы Ләйсән Гыймаева белән алып баручы Булат Бәйрәмовның уртанчы кызлары күптән түгел туган көнен билгеләп үтте. Шул уңайдан әтисе белән әнисе Зифага нәрсә бүләк итәргә икән дип баш вата. Мәктәп формасы, портфель, пенал, шәхси үтүк... Башка вариантлар калмагач ир белән хатынның әңгәмәсен кызлары бүлдерә. «Әти-әни, борчылмагыз, мин үземә бүләккә Айпад алдым инде», – дип белдерә Зифа. «Нинди акчага алдың соң син аны?» – дип гаҗәпләнә әти кеше. «11 ел буена тиенләп җыйдым да алдым», – дип җаваплый кызчык.
Кызларының мөстәкыйльлегенә шатланган Булат Бәйрәмовның башына шулчакны тагын бер гениаль фикер килә, кызларына шулай әз-әзләп фатирга да акча җыя башларга кинәш итә ул. Ә без исә Зифаны тагын бер кат туган көне белән котлыйбыз һәм уңышлар теләп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
Комментарий юк