Быел КФУда педагогик белем юнәлешендә бюджет урыннары 65кә арткан
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 18 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Казан федераль университетында педагогик белем юнәлешендә бюджет урыннары 65кә күбрәк. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында КФ...
(Казан, 18 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Казан федераль университетында педагогик белем юнәлешендә бюджет урыннары 65кә күбрәк. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында КФУның беренче проректоры Рияз Минзарипов хәбәр итте.
Ул Казан федераль университетында абитуриентлардан документлар кабул итү 20 июньнән башланачагын искәртте. “Филиалларны да исәпкә алып, 1 курска якынча 12 мең 750 кеше кабул итәргә җыенабыз. Шуларның 8292сен бакалавриатка алырга ниятлибез, специалитет юнәлешенә 697, магистратурага 3 мең 759 кеше тупларга телибез. Әгәр бу саннарны карасак, федераль үзәк биргән бюджет урыннары саны 5 мең 392не тәшкил итә. Бакалавриатка 3 мең 256 урын, специалитетка 252 урын һәм магистрлык программалары буенча 1884 урын”, - диде Рияз Минзарипов.
Чагыштыру өчен. 2017 елда университетка 12 мең 229 кеше кабул ителгән. Шуларның Казанда 8 мең 805ен кабул иткәннәр. “Бюджетка 4 мең 980 кеше, контракт урыннарына 7 мең 249 кеше кабул ителгән. Шул рәвешле, 2017 ел белән чагыштырганда, 2018 елда бюджет урыннары саны 412 урынга күбрәк булачак. Бакалавриатта алсак, бюджет урыннары арту педагогик белем юнәлешендә – 65 урын өстәлгән, җир һәм кадастр белгечлеге буенча 57, көнчыгышны өйрәнү буенча 42 урынга күбрәк. Специалитет юнәлешендә дәвалау эше буенча 55 урын өстәлгән. Магистратура юнәлешендә табигатьтән файдалану һәм юриспруденция профильләре буенча 22шәр урын өстәлгән”, - дип белдерде беренче проректор.
Бюджет урыннарда кыскартуларга килгәндә, Рияз әфәнде әйтүенчә, бакалавриатта юриспруденция белгечлегенә кабул итү 43 урынга кимегән, психологик педагогик белем 48 урынга кыскарган. Магистратура буенча мәгълүмати куркынычсызлык (20 урынга) һәм бизнес-информатика (15 урынга) профильләре буенча кыскартулар күзәтелә. “Соңгы 5 елда педагогик белем буенча кыскару 600 кешедән гыйбарәт. Аларның 500е бакалавриатта, ә менә магистратурада, киресенчә, артым булды. Аннары йомгак ясаганда гомуми баланс түбәндәгечә иде: кыскарту 278 кешене тәшкил итә. Бакалавриат һәм көндезге бүлек буенча кыскартулар булу безне борчуга сала. Шуңа күрә, министрлык алдында бу сорауны берничә мәртәбә куйдык, нәтиҗәсе дә бар: быел 65 урын өстәгәннәр, тагы да күбрәк булса, яхшырак та булыр иде, әлбәттә”, - диде Рияз Минзарипов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк