Быелгы бозга ышанма!
Татарстанда ике кеше боз астына төшеп китте. 21 ноябрь көнне Лаеш районындагы Мишә елгасында ике балыкчы коткарылды, 27 ноябрьдә Чистай районында бер ир-ат һәлак булды.
Татарстан сулыкларында йөрү куркыныч. Боз калынлыгы әлегә тиешле 10 см га җитмәгән! Ноябрьдә берничә көн салкын булуга карамастан, ул тиешле калынлыкта боз кату өчен җитәрлек булмаган. Айның соңгы көннәрендәге яңгыр да кар-боз эрүенә китергән. Боз астында аккан су белән ул «ашалып» беткән яки җимерелгән. Шуның белән боз формалашу процессы акрынайган дип кисәтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе белгечләре.
Билгеле булганча, Татарстанда ике кеше боз астына төшеп китте. 21 ноябрь көнне Лаеш районындагы Мишә елгасында ике балыкчы коткарылды, 27 ноябрьдә Чистай районында бер ир-ат һәлак булды.
Боз калынлыгы турында мәгълүматны һәр җомга саен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе сайтында белеп булачак.
Фото: лёд
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк