Бәйрәмовлар гаиләсендә малай туды!
Күптән түгел бәхетле әти Булат Бәйрәмов Инстаграм тасмасына яңа туган ир-бала тотып төшкән видео урнаштырды. «Азамат Булатович – шәп яңгырый! Шәп егет булып үссен» - дип язып куйган Булат Бәйрәмов.
Популяр җырчы Ләйсән Гыймаева тормыш иптәше Булат Бәйрәмов белән 3 кыз тәрбиялиләр. Җиһангировлар гаиләсе – кызлардан уңды, малай булыр дип көткән төпчек кызлары Зәйнәп тә тиздән 2 яшен тутыра.
Күптән түгел бәхетле әти Булат Бәйрәмов Инстаграм тасмасына яңа туган ир-бала тотып төшкән видео урнаштырды. Булат Бәйрәмовның «Азамат Булатович – шәп яңгырый! Шәп егет булып үссен» – дигән язуын күреп әллә гаиләнең дүртенче баласы бармы, дигән сорау туды. Бактың исә бу батыр егет Ләйсән Гыймаеваның бертуган энесе Булат һәм аның тормыш иптәше Алиянең уллары икән! Шулай итеп, Гыймаевлар гаиләсе малайлы, ә Бәйрәмовлар гаиләсе энекәшле булды.
Комментарийларда Булатка инстадуслары «Үзегезгә дә малай артыннан барырга чират», «Бик килешә», «Карантинда вакытыгызны бушка уздырмагыз» һ.б. фикерләр калдырганнар. Арасында Ләйсәнне яклап, «Булды, малай тотып карадыгыз. Фотосын куйдыгыз. Хәзер Булатка малай алып кайтып бир дип Ләйсәнгә бәйләнүдән туктасыннар инде», – дигән фикер дә очрый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк