Логотип
Хәбәрләр

Уникаль осталык үзәгендә халкыбызның сөекле улы, бөек татар җырчысы Илһам Шакиров тормышы турында биографик «Илһам» фильмының 2 сериясе ябык форматта күрсәтелде

Сценарий авторлары - Рөстәм Галиуллин, Илдар Кыямов. Режиссёр - Олег Кондрашов, куючы оператор - Рафик Галеев. Композиторлар - Зөлфәт Вәлиуллин, Миләүшә Хәйруллина. Баш продюсер - Алинә Сөләйманова. «Илһам» дип аталган өч серияле фильм 2027 елның язында телеэкраннарга чыгачак. Аңа кадәр шушы өч сериядән тулы метрлы бер фильм ясап, Татарстан кинотеатрларында күрсәтү күздә тотыла.


Илһам Шакировны Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы театры артисты Марсель Мөсәвиров уйный. Кечкенә Илһамны - яшь актер Самат Вәлиуллин. 

Фильмны тәкъдим итү өчен махсус әзерләнгән программкада түбәндәге сүзләр язылган: 

«Фильм легендар татар җырчысы Илһам Шакировның 90 еллыгына багышлап төшерелде. Илһам Шакировның күңеленнән аның башыннан узганнары китми: әтисенең кулга алынуы һәм сугыш еллары авырлыклары төзәлмәс яра гына түгел, ә бөек татар җырчысының юлын билгеләүче көчкә әверелә. Мәхәббәт һәм популярлык аның тормышын тулыландыра, әмма ялгызлык газабын баса алмый». 

«Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе заказы буенча һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Илһам» күпсерияле нәфис фильм гамәлгә ашырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021