Логотип
Хәбәрләр

JADIDFEST 2026: Тукай чордашлары

28-29 ноябрьдә Милли китапханәдә Jadidfest фестивале узачак. Быел ул Габдулла Тукайның чордашларына, аларның тормышына, иҗатына һәм безгә калдырган мирасларына багышлана.

Кунакларны ике көн дәвамында музыкаль флешмоб, аудиоспектакль, билгесез ядкәрләр музее, шигъри баттл, багышлау концерты, хаттат перформансы, лекцияләр, ярминкә, лаборатория һәм уен көтә!

 

Фестивальнең оештыручылары – Бөтендөнья татар яшьлəре форумы һәм Бөтендөнья татар конгрессы.

 

Белешмә:

 

Jadidfest – 2016 нчы елдан эшли торган татар мәдәниятен, тарихын һәм заманча иҗатын берләштергән фестиваль. Ул үткән белән бүгенгене тоташтыра, милли мирасны яңа күзлектән ачарга һәм аның белән яңадан танышырга чакыра. Фестиваль Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә уздырыла. Бөтендөнья яшьләр форумы Милли китапханәгә, Милли музейга һәм «Күңел» ресторанына рәхмәтләрен җиткерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021