Бюллетеньнәрнең 99 проценты эшкәртелгән, тавышларның 76 проценты – Владимир Путинга
(Казан, 19 март, "Татар-информ). Россия Үзәк сайлау комиссиясе хәбәренчә, 18 мартта узган Россия Президенты сайлауларында илнең бүгенге җитәкчесе үзенең карьерасында рекорд санда тавыш җыйды – аның өч...
(Казан, 19 март, "Татар-информ). Россия Үзәк сайлау комиссиясе хәбәренчә, 18 мартта узган Россия Президенты сайлауларында илнең бүгенге җитәкчесе үзенең карьерасында рекорд санда тавыш җыйды – аның өчен 54,4 миллион граждан тавыш бирде, бу 2004 ел белән чагыштырганда 5,1 миллионга күбрәк. Бу хакта РИА Новости яза. Шул ук вакытта сайлаучыларның күпчелеге Владимир Путин өчен тавыш биргән.
19 март иртәсенә, сәгать 6га, Россиядә бюллетеньнәрнең 99,52 проценты эшкәртелгән. Тавыш бирүгә килүчеләр күрсәткече 67 процентны тәшкил иткән. Владимир Путинга тавыш бирүчеләр – 76,65 процент.
Россия Президенты вазифасына барлыгы сигез кандидат дәгъва иткән иде. Шулай ук 19 март иртәсенә булган мәгълүматлар буенча, Павел Грудинин – 11,81 процент, Владимир Жириновский – 5,67 процент, Ксения Собчак – 1,67 процент, Григорий Явлинский – 1,04 процент, Борис Титов – 0,76 процент, Максим Сурайкин – 0,68 процент, Сергей Бабурин 0,65 процент тавыш җыйган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
Комментарий юк