Чаллыда "Манзара тәгәрмәче" куярга рөхсәт итмәскә мөмкиннәр
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Чаллы, 5 июнь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллы прокуратурасы Җиңү паркында "Манзара тәгәрмәче" аттракционы төзелешенә бирелгән рөхсәткә ризасызлык белдерде, дип яза җирле басма. Күзәтчелек вед...
(Чаллы, 5 июнь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллы прокуратурасы Җиңү паркында "Манзара тәгәрмәче" аттракционы төзелешенә бирелгән рөхсәткә ризасызлык белдерде, дип яза җирле басма.
Күзәтчелек ведомствосы документларны законсыз дип тапты һәм башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллинга ике документ буенча да риза булмавын белдерде.
"Төзелеш аудиты һәм инжиниринг дирекциясе" муниципаль казна предприятиесенә 2016 елның 12 гыйнварында төзелешкә рөхсәт бирелгән була. Шул вакыттагы Шәһәр төзелеше һәм җирдән файдалану кагыйдәләре буенча әлеге участокта аттракцион төзү тыелган була. Ул бары тик махсус билгеләнгән Р-1 ял-ландшафт территориясендә генә урнаштырыла ала. 2005 елда ук расланган гомумшәһәр үзәге планы проекты буенча әлеге урында кафе булырга тиеш була. Әмма Шәһәр төзелеше кодексы, проект планы һәм Шәһәр төзелеше һәм җирдән файдалану кагыйдәләрен бозып, башкарма комитетның вазыйфаи затлары "ДИАС" ка аттракцион төзелешенә рөхсәт бирә.
Ачыкланганча, төзелешкә рөхсәт әлеге участоктагы төзелеш планын 2016 елның 14 мартында раслаганга кадәр бирелгән. Тикшерү барышында капиталь төзелеш объекты документлары экспертларның уңай бәяләмәсен дә алмаганлыгы ачыкланган, диелгән район хәбәрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк