«Челтрәвикләр» җавап тапты: Азаттан көнләшәләр!
Синең шәхси мөнәсәбәтләргә күчүең үзе үк “непрофессионализм” була түгелме?
Челтәрле бизнес белән мавыгучылар тирәсендә бәхәсләр куера бара. Күптән түгел тв журналисты, блогер Альберт Шакиров аларны гаепләп, халык арасында файдасы дәлилләнмәгән витамин, үләннән эшләнгән препаратлар таратуда гаепләде. «Коронавирус, онкология белән авыручыларга ярдәм итә» дигән сүзләре белән алар кешеләрне адаштыра, ялгыш юлга илтә ди Альберт. «Интертат» хәбәрчесе Ләйсән Рәхмәтуллина бу нисбәттән «сетевикларның» үзләренә мөрәҗәгать итеп, аларның фикерен сорады. Алсу Фазлыева шәхси мөнәсәбәтләргә күчүдән гайре аклану чарасы тапмады булса кирәк: «Ни өчен безне тәнкыйтьли ул? Әлеге журналист һәм Азат — күрше авыл егетләре, алар бер мәктәптә укыганнар. Монда компаниянең бер катнашы да юк, дөресен генә әйткәндә. Бу — көнләшү, кешене күралмау. Ул пост, сторис саен безнең фото-видеоларны ала, чөнки көнләшә. Аның сәбәбе шунда гына. Нишләп башка компанияләр турында сөйләми соң?» - дип белдерде. Иҗат – иҗат инде ул, Алсу. Синең шәхси мөнәсәбәтләргә күчүең үзе үк «непрофессионализм» була түгелме?
Фото: Альберт Шакировның шәхси инстаграм сәхифәсеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
Комментарийлар
2
0
0
Альберт белэн килешми булмый. Чынлап та, табибларнын эше ботенлэй юк булып чыга. Реабилитация узгач ярдэм булды дип язмый бит алар, шул майны яисэ бадны эчеп терелде дилэр. Алайсам врачлар эшлэп тормасалар да була инде.
0
0
0
0
Одно дело продавать через сети крема, парфюм , другое дело БАДы и утверждать что это избавляет от серьёзных болезней
0
0