Чемпионат вакытында Бауман урамында татар альтернатив музыкасы йолдызлары чыгыш ясаячак

Футбол буенча дөнья чемпионаты FIFA 2018 мәдәни программмасы кысаларында җәяүлеләр йөри торган Бауман урамы Сәнгать территориясе булачак. Анда шулай ук заманча татар альтернатив музыкасы вәкилләре дә чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Алты көн дәвамында Казан кунаклары һәм шәһәр халкы заманча татар альтернатив музыкасының барлык юнәлешләре белән дә таныша алачак. Йолдызлар үз композицияләрен рок, джаз-рок, альтернатив рок, хип-хоп һәм r&b, инди-стоп, синти-поп, кантри, фьюжн һәм инструменталь музыка стильләрендә башкарачак.

Барлыгы алты концерт булачак. 15 июньдә Sound System һәм Рәдиф Кашапов катнашында тере тавышлы беренче сейшн булды. 19 июньдә Гөлназ Батталова, Илгиз Шәйхразиев, Malsi Music, K-Ru чыгыш ясаячак.

23 июньдә The CheekLaWeek, Марат Сөләйманов, Bulat Shaymi чыгышлары көтелә. 26 июньдә кунаклар GAUGA, Карт Аяк, Илназ Сафиуллинны, 29 июньдә - Djiin City, Азат Гыймадиевны тыңлый алачаклар. Бушлай концертларны 5 июльдә Tatar boy, Abadeli, Juna тәмамлаячак.

Концертлар 15:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Бауман урамында, Казан мәчесе һәйкәле янында булачак.

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
780
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Тагын бер гаилә!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы