«Cин күп балалы ана буласың, ятим итмә...»
Кем генә балачакта үзен төрле профессия кешеләре итеп хис итмәгән, үзен шул рольдә сынап карарга тырышмаган икән. Кызлар күп очракта табиб, укытучы булырга хыяллана, малайлар үзләрен киләчәктә шофер,...
Кем генә балачакта үзен төрле профессия кешеләре итеп хис итмәгән, үзен шул рольдә сынап карарга тырышмаган икән. Кызлар күп очракта табиб, укытучы булырга хыяллана, малайлар үзләрен киләчәктә шофер, космонавт, очучы итеп күрә. Танылган алып баручы, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова да үзенең балачагы турында язып чыккан. Ул башка кыз балалар шикелле «принцесса» булып уйнамаган икән. Ул үзен зур уңышка ирешкән хатын-кыз итеп күргән.
«Шул 8-9 яшьләрдә минем уйнагандагы исемем «Анна Бейс» иде, белмим нигә шулай уйлап чыгарганмындыр. Диваннан тиз генә машина ясый идем: руль урынына кәстрүл капкачы, диван янында кабызылган вентилятор, имеш тәрәзә ачык, җилләп барам, тизрәк эшкә ашыгам. Әнинең биек үкчәле түфлиләрен киеп куя идем, косметичкасын «бомбить»итә идем. Бөтен курчаклар арасыннан берсен, иң яхшысын сайлап ала идем, ул Алсу исемле иде, имеш, бер балам бар. Ә калган 10 курчакны сеңлемә бирә идем дә, «син күп балалы ана буласың, ятим итмә курчакларны» дип. Айсылу жәлләп бөтен курчакның әнисе була иде инде. Һәм аңа синең исемең......тадаааам .....«Айсылу Апа» була дип уйлап чыгардым. Гениально. Кызык чаклар, сәгатьләр буе уйнаган вакытлар искә төшеп китте.
P.S ә курчагым Алсу хәзер дә минем белән һәм мин аны бик яратам», дип яза Гөлназ.
Сез балачакта кем булырга хыялландыгыз?
Автор: Г.Шарапова
Фото: saffarka
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
Комментарий юк