Логотип
Хәбәрләр

Дәүләт Думасы бала тәрбияләү ялын озайтырга һәм аны хезмәт стажына кертергә тәкъдим итә

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). “Гадел Россия” партиясе депутатлары  бала тәрбияләү ялын 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр озайтырга тәкъдим иткәннәр. Бу вакыт, пенсия билгеләү өчен, хезмәт стажы булып сан...

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). “Гадел Россия” партиясе депутатлары  бала тәрбияләү ялын 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр озайтырга тәкъдим иткәннәр. Бу вакыт, пенсия билгеләү өчен, хезмәт стажы булып саналырга тиеш. Закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән. Бу хакта федераль ММЧ хәбәр итә, дип яза "Башинформ" агентлыгы.

“Россиядә 1,5 яшьтән кечкенә балалар өчен ясле төркемнәре бик аз булу сәбәпле, яшь баласы булган хатын-кыз эшкә урнаша алмый. Ул тулысынча гаиләсе һәм әйләнә-тирәдәгеләр ярдәменә  бәйле була”, диелгән закон проктына аңлатмада.

Моннан тыш, депутатлар иминият стажының максималь чорын 6 елга кадәр чикләүне гамәлдән чыгарырга тәкъдим иттеләр. Аларның фикеренчә, “бу чара балалар саны артуга китермәячәк”.

Әлегә 1,5 ел бала тәрбияләү вакыты гына әни кешенең хезмәт стажына кертелә.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021