Дәүләт Думасы дүрт көнлек эш атнасы кертү идеясен хуплады
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Эш сәгатьләре кыскару гражданнарның кереме кимүгә китерәчәк. Эш атнасын дүрт көнгә кадәр кыскарту Россия халкының сәламәтлегенә яхшы тәэсир итәргә, ә киләчәктә эш көне кыскартуга китерергә мөмкин. Бу...
Эш сәгатьләре кыскару гражданнарның кереме кимүгә китерәчәк.
Эш атнасын дүрт көнгә кадәр кыскарту Россия халкының сәламәтлегенә яхшы тәэсир итәргә, ә киләчәктә эш көне кыскартуга китерергә мөмкин. Бу хакта Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевның фикерен шәрехләп, Дәүләт Думасында әйттеләр. Бу хакта “Российская газета” яза.
Хезмәт һәм социаль сәясәт буенча Дәүләт Думасы комитеты башлыгы Ярослав Нилов белдерүенчә, теләсә нинди үзгәрешләр эш бирүчеләр, профсоюзлар һәм хөкүмәт белән диалог нигезендә башкарылырга тиеш.
Әлеге теманы шәрехләп, ул киләчәктә эш көне кыскарырга, төшке аш тәнәфесе озынаерга мөмкин диде.
Россия вице-премьеры Татьяна Голикова әйтүенчә, эш атнасын кыскарту мәсьәләсен куйганда, гражданнарның социаль гарантияләре һәм аларның нинди хезмәт хакы алачагы турында сорау барлыкка килә.
Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясе проекторы, Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрының элекке урынбасары Александр Сафонов Россиянең дүрт көнлек эш атнасына кайчан күчә алуын фаразлады.
Аның фикеренчә, бу күчеш хезмәт җитештерүчәнлеген ким дигәндә 20 процентка арттырган шартларда, 10-15 елдан соң мөмкин булачак. Ләкин эш сәгатьләре кыскару гражданнарның кереме кимүгә китерәчәк.
Чыганак: татар-информ
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк