Дөнья чемпионаты вакытында “Казан Арена”да тамашачылар өчен клиника эшләячәк
(Казан, 30 май, “Татар-информ”, Валерия Белова). Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында “Казан Арена”да тамашачылар өчен клиника эшләячәк. Реанимация белән төп медицина пункты Җанатарлар фестивале м...
(Казан, 30 май, “Татар-информ”, Валерия Белова). Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында “Казан Арена”да тамашачылар өчен клиника эшләячәк. Реанимация белән төп медицина пункты Җанатарлар фестивале мәйданында булачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов хәбәр итте.
“18 мобиль бригада трибуналарда булачак. Биредә FIFA таләпләре буенча эшләячәкбез. Без берничә тапкыр өйрәнүләр, күнекмәләр уздырдык. Табиблар белән радиоэлемтә ярдәмендә хәбәрләшәчәкбез”, — диде Илдар Фатыйхов.
Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында “Казан Арена” стадионында 11 медицина пункты, шул исәптән тамашачылар өчен төп клиника эшләячәк. 20 мобиль медицина бригадасы, 16 ашыгыч медицина ярдәме бригадасы булачак.
Җанатарлар фестивале мәйданында биш урынга реанимация кровате булган төп медицина пункты ачылачак, биш мобиль медицина бригадасы, шулай ук биш ашыгыч медицина ярдәме бригадасы булачак.
Медицина пунктларында табибларга чит телләрне белүче волонтерлар ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк