Дөнья чемпионаты вакытында Казанга автобуслар керү чикләнә
(Казан, 24 май, “Татар-информ”). Казанда футбол буенча Дөнья чемпионатына әзерлек һәм уеннар үткәрү вакытында шәһәр территориясенә автобуслар керү чикләнә. Бу хакта башкала мэриясе матбугат хезмәте хә...
(Казан, 24 май, “Татар-информ”). Казанда футбол буенча Дөнья чемпионатына әзерлек һәм уеннар үткәрү вакытында шәһәр территориясенә автобуслар керү чикләнә. Бу хакта башкала мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чикләүләр автобусларның кайбер категорияләренә кагылмый. Сүз, аерым алганда, “Россия-2018” оештыру комитетыннан рөхсәт кәгазе булган спорт ярышлары узучы маршрут буенча пассажирлар һәм йөк ташучы машиналарга һәм муниципаль, муниципальара, төбәкара маршрутлар буенча даими рәвештә пассажирлар ташучы автобуслар турында бара.
Моннан тыш, Казан территориясенә “ЭРА-ГЛОНАСС” системасы белән идентификацияләнгән спутник навигациясе аппаратурасы белән җиһазландырылган автобуслар һәм “2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионаты транспорт дирекциясе”н тәэмин итүчеләр керә ала. Бу очракта дирекциягә Казанга автобуслар керүе турында алдан хәбәр ителгән булырга тиеш.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы шулай ук шәһәргә автобуслар керүенә рөхсәт бирергә мөмкин.
Чикләүләр 1 июньнән 17 июльгә кадәр булачак.
- Россиядә футбол буенча Дөнья чемпионаты 14 июньнән 15 июльгә кадәр 11 шәһәрдә узачак. Казан алты турнир матчын кабул итә: Kazan-Arena стадионында Франция – Австралия (16 июнь), Испания – Иран (20 июнь), Польша – Колумбия (24 июнь) һәм Германия – Көньяк Корея (27 июнь) төркем этабы матчлары узачак. Шулай ук Татарстан башкаласында финалның сигездән бере (30 июнь) һәм финалның дүрттән бере матчлары (6 июль) уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк