Дөнья чемпионаты вакытында мөселман кунакларга хәләл меню тәкъдим ителәчәк
Мөселман туристларының күбесе Ираннан килер дип көтелә. Казанда 2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионаты кунакларына «швед өстәле»ндә иртәнге аш, мөселман илләреннән килгән кунакларга хәләл меню т...
Мөселман туристларының күбесе Ираннан килер дип көтелә.
Казанда 2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионаты кунакларына «швед өстәле»ндә иртәнге аш, мөселман илләреннән килгән кунакларга хәләл меню тәкъдим ителәчәк. ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты киңәше белән, кунакханәләрдә татар милли ризыкларын авыз итеп булачак.
«Туристлар милли ризыкларга карата зур кызыксыну белдерә. Мөселман туристларының таләпләре, нигездә, туклануга кагыла. Казандагы өч кунакханә «хәләл» стандартлары буенча классификация үткән инде, тиздән тагын берничәсе шушы процессны узачак», - дип ышандырды ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе.
Сергей Иванов сүзләренчә, мөселман туристларының күбесе Ираннан килер дип көтелә. Кунакханәләргә кием-салым, гыйбадәт бүлмәләренә карата таләпләр куела. Әмма алар нигездә «хәләл туклану»га кагыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
Комментарий юк