Дөньяда иң кыйммәтле һәм арзанлы шәһәрләр исемлеген төзегәннәр
Сингапур, Париж һәм Гонконг ‒ иң кыйммәтле, Каракас яшәү өчен иң арзанлы шәһәр булып чыккан. The Economist (Британия) журналының аналитика бүлеге - Economist Intelligence Unit (EIU) төзегән дөньяның...
Сингапур, Париж һәм Гонконг ‒ иң кыйммәтле, Каракас яшәү өчен иң арзанлы шәһәр булып чыккан.
The Economist (Британия) журналының аналитика бүлеге - Economist Intelligence Unit (EIU) төзегән дөньяның иң кыйммәтләре шәһәрләре исемлегендә беренче урынны Сингапур, Париж һәм Гонконг шәһәрләре бүлешкән. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.
Иң кыйммәтле шәһәрләр арасына шулай ук Женева, Осака, Сеул, Копенгаген, Нью-Йорк, Тель-Авив һәм Лос-Анджелес кергән.
Мәскәү әлеге рейтингта 86нчы урыннан 102нче баскычка «тәгәрәгән».
Венесуэла башкаласы Каракас яшәү өчен иң арзанлы шәһәр булып чыккан. Ул рейтингта соңгы – 133нче урынны биләгән. Сирия башкаласы Дамаск - 132нче урында.
Иң арзанлы шәһәрләр арасына шулай ук Ташкент, Алма-Ата, Бангалор, Ченнаи, Дәһли, Карачи, Лагос һәм Буэнос-Айрес кергән.
«Дамаск һәм Каракастагы үрнәкләр күрсәткәнчә, сәяси яки икътисади тотрыксызлык йогынтысында арзанлы шәһәрләрнең саны артканнан-арта бара», ‒ дип искәртә доклад авторлары.
Чыганак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Мин - җан - туфрак» музыкаль спектакле премьерасы көтелә
-
“Әкият” курчак театры яңа сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте. Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган өр-яңа “Су анасы”!
-
В Казани открылись гастроли Санкт-Петербургского театра «Суббота»
-
«Татар сүзе - чиксез!» Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар сүзе» Бишенче халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды
-
Казанда Малый театр гастрольләре башланды!
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинага 60!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
Комментарий юк