Логотип
Хәбәрләр

Данил Салихов: Татарстан акчасына туп тибеп йөрүче абзыйлар нигә тел турында әйтми?

Язучылар берлеге рәисе туган телне укытуга кагылышлы вазгыятьтә әдипләр читтә калды дигән гаепләү белән риза түгел.   Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов туган телләрне укытуга кагылышлы мәсьәләдә...

Язучылар берлеге рәисе туган телне укытуга кагылышлы вазгыятьтә әдипләр читтә калды дигән гаепләү белән риза түгел.

 

Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов туган телләрне укытуга кагылышлы мәсьәләдә язучылар читтә калды дигән гаепләү белән риза түгел. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә интервьюсында белдерде.

2017 елның көзендә мәктәпләрдә прокуратура тикшерүләре башланып, туган телне ата-аналар теләге белән генә укытуны таләп итә башлагач, социаль челтәрләрдә Язучылар берлеге үз сүзен әйтми дигән гаепләүләр булды. Данил Салихов моның белән килешмәвен әйтте.

“Бу - ялган, бу - дөнья белән танышмаганнан килә торган әйбер. Без Россия Президентына да хат яздык. Башта безнең бер төркем, алтмышлап язучыбыз чыкты. Аннары бөтен язучылар исеменнән чыктык. Без шул ук вакытта прокуратураларга да хат яздык. Һәм без рус әдипләренә дә хат белән чыктык. Сез дә безне яклап сүз әйтегез, дидек. Матбугатта чыкканнарны җыеп халыкка күрсәтәм икән, күренә”, - ди Данил Салихов.

Язучылар берлеге рәисе республикадагы башка профессия вәкилләренә игътибарны юнәлтергә кирәк, ди. “Республикада язучылар гына яшәми, спортчыларыбыз да яши. Татарстан акчасына миллионнарга матур гына итеп туп тибеп йөрүче абзыйлар нигә әйтми тел турында? Алар да бит республика даны белән яши торган кешеләр. Язучы һәрвакытта да әйтә, язучы әйтми, дип кычкыралар”, - диде ул.

Данил Салихов шул ук вакытта язучының коралы урамга чыгып лозунг күтәреп, акырып-кычкырып йөрү түгел, ә “кәгазь, каләм һәм китап” икәнен искә төшерергә куша. “Әгәр без урамнарга чыгып чабып йөрсәк, кем безнең матур әдәбиятыбызны язар? Миңа кайчагында әйтәләр – фәлән җиргә фәлән кадәр язучы кирәк, фәлән кадәр язучы фәлән кадәр җиргә, дип. Гафу итегез, язучылар бит берлектән акча алып эшләмиләр, алар - әгъза. Тели икән килә ул, теләми икән әйтә - гафу ит, мин иҗат итәм, мин язам, минем анда барырга вакытым юк. Каядыр баруга караганда, минем утырып биш минут язган әйберем гасырлардан-гасырларга тәрбияли торган юллардыр бәлки, ди”.

Данил Салихов мисал итеп Габдулла Тукайны китерде. Шагыйрьнең ул вакытта урамдагы чыгышлары, өндәмәләре белән түгел, шигырьләре белән көчле булуын әйтә. “Бәлки, ул да урамнарга чыгып әллә нинди чыгышлар ясагандыр, милләт өчен ертылгандыр. Ләкин без бит әйтә алмыйбыз, ул ертылды дип, ул фәлән итте, дип. Без Тукайның әсәрләре белән тәрбиялибез бүген халыкны. Кирәк урында аның китабын ачабыз да: “Менә бит, туганым!” дип, “Китмибез без!” шигырен укыйбыз”, Шуңа да Тукай ул. Гасырлардан соң да әле ул халыкка үзенең тәрбиясен алып бара”.

Данил Салихов белән интервьюны “Интертат” сайтында укып булачак.

 

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк