Данир Сабиров дошманнары белән ничек көрәшә
Соңгы арада популяр юмор остасы Данир Сабиров Инстаграм подписчиклары белән турыдан-туры аралаша. Дөресрәге, актив рәвештә хейтерлар (дошманнар, начар сүзләр язучылар) белән көрәшә. Артист күптәннән ү...
Соңгы арада популяр юмор остасы Данир Сабиров Инстаграм подписчиклары белән турыдан-туры аралаша. Дөресрәге, актив рәвештә хейтерлар (дошманнар, начар сүзләр язучылар) белән көрәшә. Артист күптәннән үзенең фото һәм видеолары астында пычрак сүзләр язучы, негатив таратучы подписчикларын «кара исемлек»кә җыеп бара икән. Исемлекнең иң беренче урынында, Данир сүзләренчә «бөтен артистка теләсә-нәрсә язучы» Резедә Туташ. Әле күптән түгел генә Данир нәкъ менә шул ханымның нахак сүзләреннән сәхнәдәш дусты Ришат Төхвәтуллинны яклаган иде.
Шулай да Данир Сабиров изге Рамазан аенда тагын бер яхшы гамәл кылырга тели, артист әлеге «кара исемлек»тәге кешеләрне азат итә. «Бәлки кайберәүләренә иман килгәндер шушы матур Рамазан аенда», – дип ышана ул.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @danir_sabirov87
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Казаныш» форумы Камал театрының яңа бинасында
-
Ринат Таҗетдиновның хәләл җефете вафат
-
Айгөл Зәйнуллина никах укыткан!
-
Бушлай сишәмбе! Барыгыз да музейга!
-
Васильев укулары-2025
-
«Бер кешедә – биш Айдар!»
-
Тинчурин театры артистына мактаулы исем бирелде!
-
Казан театры актёры «Алтын битлек» премиясе номинанты булды!
Комментарий юк