Данир Сабировның кызлары татарча өйрәнә
Һәрберебезгә таныш үткен телле һәм сәләтле пародия остасы Данир Сабиров тормыш иптәше Миләүшә белән ике кыз үстерә. Алар кызларын төрле спорт һәм бию түгәрәкләренә йөртәләр, олы кызлары Мәрьям күптөрл...
Һәрберебезгә таныш үткен телле һәм сәләтле пародия остасы Данир Сабиров тормыш иптәше Миләүшә белән ике кыз үстерә. Алар кызларын төрле спорт һәм бию түгәрәкләренә йөртәләр, олы кызлары Мәрьям күптөрле спорт ярышларында зур җиңүләр дә яулады.
Спорт секцияләренә йөреп, кызлар үз туган телләрен өйрәнергә оныткан ахры. Бүген әтиләре Данир Сабировның инстаграмында кызыклы видео пәйда булды. Видео астына Данир кызларының татарча сөйләшергә өйрәнүе хакында болай дип яза:
«Инстаграмыма язылучыларымның күбесе «Балаларың татарча начар сөйләшә, сөйләшә алмый!» дип шелтә белдерде. Мин сезнең белән килешәм! Балаларым элек татарча сөйләшми иде! Менә хәзер әкренләп өйрәнә башладык. Әниләре белән кайчак русча сөйләшсәләр дә, минем белән бары татарча гына аралашалар хәзер. Ниндидер зур уңышка ирешмәсәк тә, нәтиҗәсе күренә.
Аннары, Айгөл апалары балаларга менә шулай татар телен өйрәтә. Безнең тавыш операторының сеңлесе ул. Минемчә, һәркем туган телен белергә тиеш! Без татарча сөйләшмәсәк, кем сөйләшсен?! Ун елдан соң ана телебездә сөйләшүче кеше калмаска да мөмкин бит, – дип әйтә сезгә үзбәк малае Данир».
Фото һәм видео артистның инстаграм аккаунтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
Комментарий юк